Шәһри Казан

93 мең Татфондбанк кертемчесе иминият түләүләрен алды

2017 елның 6 гыйнвар көненә, «Татфондбанк»ның агент банклары аша иминият акчаларын 93 мең татарстанлы алган, 34 млрд сум акча түләнгән.

Бу «Керемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясе иминиятләштерү җаваплылыгана туры килә. Барлык түләнгән акчалар суммасы 73,4 процентны тәшкил итә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы кайнар линиясенә 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, шуларның 441е микрозайм алу максаты белән.

Реклама

«Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешма микрозайм алу өчен берничә ташламалы тәкъдим әзерләде. Әлеге тәкъдимнән куллану өчен инде 127,3 млн сумга 67 гариза килгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: