16+

Ач калмыйк, дисәк, җирләрне дә бергәләп эшкәртергә туры килә

Югары технологияләр хакимлек иткән ХХI гасырда яшәсә дә, кешелекнең ачлык проблемасыннан һаман котыла алганы юк. Бүген дөньяда яшәүче һәр 8 кешенең берсе (842 млн) моның ни икәнен үз мисалында яхшы белә. Дөнья илләрендә азык-төлек иминлеге проблемасының чишелеше аның белән күзгә-күз очрашкан аерым дәүләтләр эше генә түгел, ул - төрле континентлар,...

Ач калмыйк, дисәк, җирләрне дә бергәләп эшкәртергә туры килә

Югары технологияләр хакимлек иткән ХХI гасырда яшәсә дә, кешелекнең ачлык проблемасыннан һаман котыла алганы юк. Бүген дөньяда яшәүче һәр 8 кешенең берсе (842 млн) моның ни икәнен үз мисалында яхшы белә. Дөнья илләрендә азык-төлек иминлеге проблемасының чишелеше аның белән күзгә-күз очрашкан аерым дәүләтләр эше генә түгел, ул - төрле континентлар,...

Кичә Татарстан башкаласында ачылган KazanSummit-2014нең төп темасы да шушы проблемага багышланган. Россия төбәкләре, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре хакимиятләре һәм бизнес вәкилләрен, инвесторларны бер мәйданга җыйган стратегик форумда бу илләрдә азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында сүз барды. Әлеге проблема Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән кайбер илләрдә аеруча актуаль. Авыл хуҗалыгы нык үскән ил булып саналсак та, без дә үзебездәге кайбер традицион авыл хуҗалыгы культураларына соңгы елларда кытлык кичерәбез. Башка төшкәч, җырларда «икенче икмәгебез» дип мактап җырлана торган бәрәңгене дә ерак Мисырдан алып кайтып ашый башладык.
Глобализм шартларында яшибез икән инде, кайгысын да, шатлыгын да бергәләп күтәрергә туры килә. Бер илдә икътисади кризис башландымы - аның җилләре теге яки бу күләмдә башкаларына да кагыла. Бер төбәктәге корылык икенче төбәкләрне азык-төлексез калдыра. Шуңа да бүген бөтен мәсьәләләр уртак көч белән генә хәл ителә ала, шул исәптән азык-төлек иминлеге дә.
Форумдагы чыгышлардан аңлашылганча, 2050 елга дөньяда 10 млрд халыкны азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк булачак. Шуңа күрә, заман чакыруына җавап бирә торган, табигый катаклизмнарга һәм финанс-икътисади үзгәрешләргә каршы тора алырлык яңа авыл хуҗалыгын төзү ихтыяҗы туа. «Моны бары дөнья илләренең инвестицияләр, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлеге аша гына хәл итеп булачак», - дип саный Төркиянең Европа Берлеге эшләре буенча министры Мәүлет Чувушоглу.
Дөньядагы уңдырышлы җирләрнең өчтән бер өлеше Россия территориясенә туры килә. Ләкин аларның бөтенесе дә әле нәтиҗәле кулланыла дип әйтеп булмый. Россия Ислам хезмәттәшлеге илләренә шушы җирләрдә авыл хуҗалыгына караган инвестиция проектларын бергәләп гамәлгә ашыру тәкъдиме белән чыга. Бу хакта саммитта Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов җиткерде. «Әлеге җирләрне эшкәртүдә катнашырга теләк белдергән илләргә һәм Россия Хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерләү буенча эксперт төркеме төзү фикер алышуларның мөһим нәтиҗәсе булыр иде», - ди ул.
Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре авыл хуҗалыгы ныклы үсештә булган Татарстан төбәге белән бу өлкәдә ныклы хезмәттәшлек итәргә тели. Форумда катнашкан икътисад министры Солтан бине Сәет әл-Мансури, уңышлы авыл хуҗалыгы проектларын гамәлгә ашыру өчен, Татарстанның барлык мөмкинлекләре бар, дигән фикердә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, потенциаль партнерларга безгә авыл хуҗалыгы лидерларының берсе булып калырга ярдәм иткән төп принципларны атап үтте: алар - сөрү җирләрен максималь эшкәртү, терлекләрнең баш санын саклап калу, авыл халкының эшлекле активлыгы үсү, яңа технологияләр куллану.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading