Шәһри Казан

Ачык һавада Иске Татар бистәсе музее барлыкка киләчәк

Казанның 648 гектар мәйданны биләүче Иске Татар бистәсендә 96 тарихи корылма урнашкан, шуның җидесе - федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре.


- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин теләктәшлегендә Иске Татар бистәсендә колачлы төзекләндерү эшләре бара, - дип хәбәр итте "Иске шәһәр" префектурасы префекты Марат Усманов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Бистәгә орынып торучы Кабан күле буйлары төзекләндерелде, Каюм Насыйри урамындагы тарихи йортлар торгызылды. Кәвешче йорты, Апанаев йорты, Галиев мәчете яңа сулыш алды. Кече архитектура сыннары рәвешендәге чәчәк түтәлләре Каюм Насыйри һәм бистәдәге башка урамнарга ямь бирә.

- Җәйге чорда Иске Татар бистәсенә көн саен кырыгар автобуста туристлар килә. Яңа ел ялларында гына да бистәдә 25 мең кеше булды. Иҗат вәкилләре һәм һөнәрчеләр катнашында "Печән базары", "Энҗе" фестивальләре оештыра башладык. Узган көз "Шәһри Казан" газетасы редакциясе коллективы белән берлектә үткәрелгән "Чәй көне" бәйрәмен халык бик ошатты, - диде Марат Усманов.

Быел Әҗем мәчетен, Апанаев алачыгын, Сафа Бәхтиев йортын төзекләндерү дәвам итәчәк. Яңартуга керешелгән Кәрим Тинчурин скверында фонтан ясалачак. Ачык һавада Иске Татар бистәсе музее оештыру ниятләнелә. Биредәге "Чәк-чәк" музееннан тамашачылар өзелеп тормый икән.

Иске Татар бистәсендә 180 торак йорт исәпләнә, аларда 14 мең кеше яши.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин: "Халык, тарихи биналарны карыйсыз, бистәдәге торак йортларны кайчан төзекләндерәсез, дип сорый башлаган иде инде. Биредәге торак йортларга да капиталь ремонт башланды, беррәттән биш ишегалды яхшылап төзәтелде. Иске Татар бистәсен торгызуга инде беренче этапта ук зур тырышлык һәм финанс чыганаклары кертелде. Максатыбыз - бистәнең һәр почмагына барып җитү", - дип фикерен белдерде.

Реклама


Фото: www.skyscrapercity.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: