16+

Адмиралтия бистәсе төзекләндереләчәк

Казанда, 1718 елда Россия патшасы Петр I Указы нигезендә, Адмиралтия бистәсенә нигез салынган. 2018 елда бистәгә 300 ел тулачак.

Адмиралтия бистәсе төзекләндереләчәк

Казанда, 1718 елда Россия патшасы Петр I Указы нигезендә, Адмиралтия бистәсенә нигез салынган. 2018 елда бистәгә 300 ел тулачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Президент Рөстәм Миңнеханов белән Адмиралтия бистәсен карап чыктык. Территория 1300 гараж белән тулган, яр буйларында чүп-чар өемнәре ята. Әлегә монда мактанырлык әйбер юк, әмма Адмиралтия бистәсе Киров районының энҗе бөртегенә әверелдереләчәк. Президент тарихи бистәне төзекләндерү бурычы куйды», - диде.
Мэрның сүзләренә ялгап, шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр. Зилант монастыре, Идел буйлары тәртипкә китереләчәк. Казансу елгасының элеккеге агымы юлы чистартылачак. Елга суы Киров дамбасы тирәсендә борып җибәрелгәнлектән, Казансуның элек Иделгә коя торган тамагы, ягъни юлы пычрак сазлыкка әверелгән. Казан Адмиралтиясе заманында үзенең җитештерү куәтләре ягыннан Санкт-Петербург шәһәрендәге төрдәшеннән генә калышкан. Петр I чорында һәм аннан соңгы елларда Казанда татар иле урманнарындагы имән агачыннан 400 хәрби кораб төзелгән. Ул агачларны кисеп, урманнан чыгарганда һәм Казанга китергәндә күпме лашманчы татар кырылганын бүген инде исәпкә алучы дә юк. Ә бит чынлыкта Россия флоты татар урманнары исәбенә, татарлар көче белән булдырыла.
Адмиралтия бистәсендә 1956 елда янып күмергә әйләнгән тарихи «Тверь» корабын яңадан торгызу ниятләнелә. 1767 елның язында Екатерина II (Әби патша) нәкъ шушы галера-корабта Идел буйлап сәяхәт иткән, Казан Кремленә тукталыш ясаган. Сәяхәттән соң, «Тверь» Казан Адмиралтиясе карамагына бирелгән һәм ул бистәнең «Петрушкин разъезд» дип аталып йөртелүче урынында 1956 елга кадәр торган. Казанлылар арасында бу корабны хәтерләүчеләр, бәлки, фоторәсемгә төшереп алучылар да бардыр әле.
Төркиядә, Туниста җилкәнле агач кораблар туристлар арасында бик популяр. Бездә дә, «Тверь» галерасын торгызу белән генә чикләнмичә, «Казан» дигән кораб та төзергә кирәк, минемчә. Моннан 300 ел элек диңгезләр гизәрлек кораблар төзегәнне, хәзерге осталар Иделдә һәм Казансуда йөзәргә рөхсәт алырлык кына кораб эшләргә булдырырлар инде, шәт. Казан Адмиралтия бистәсен туристлык комплексы сыйфатында төзекләндерү проекты 2030 елга кадәрге вакытка исәпләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading