16+

Африка студентларын аэропортта тикшерәчәкләр

Казанга янә чит ил студентлары килә, яңа уку елы башлана бит. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белдергәнчә, быел Эбола лихорадкасы таралу сәбәпле, Африка илләреннән килүче студентлар аеруча күз угында торачак.

Африка студентларын аэропортта тикшерәчәкләр

Казанга янә чит ил студентлары килә, яңа уку елы башлана бит. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белдергәнчә, быел Эбола лихорадкасы таралу сәбәпле, Африка илләреннән килүче студентлар аеруча күз угында торачак.

Казанда гына да Африка илләреннән 600гә якын студет белем ала. Аларның күбесе җәйге каникул вакытында әти-әниләре янына кайтмый кайтуын, биш ел уку дәверендә Россиядә яши. Ә 1 сентябрьгә шуларның 220се Африкадан кире Казанга киләчәк. Роспотребнадзор идарәсе аларның һәрберсе махсус тикшерү үтәчәген белдерде.
- Африка илләреннән килүче һәр студентның исемлеге бездә бар. Чит ил студентлары укый торган вузларга хат җибәрдек. Хатта укытучыларга да, медперсоналга да вирустан саклану кагыйдәләрен истә тотарга һәм Африкадан килгән студентларга аеруча да игътибарлы булырга куштык, - дип белдерде Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова.
Студентларның рейслары Мәскәү аэропорты аша уза. Анда аларны табиблар Эбола вирусына тикшерә.
- Башта кешенең тән температурасы үлчәнә. Берәр шик туса, ул шунда изоляцияләнәчәк. Тору, уку урынында да тикшерү эшләре алып барылачак, - диде Луиза Борисова.
Африкадан килгән студентларның күпчелеге - 62 кеше - Казан дәүләт медицина университетында белем ала.
Африка илләреннән күпләп банан, ананас, цитруслы җимешләр кебек ризык кертелүенә Роспотребнадзор артык борчылмаска кушты. Илгә һәр кертелгән продукция махсус тикшерү аша уза. Ә менә Африка илләренә сәяхәтне кичектереп тору кулайрак.
Искәртеп китәбез, Эбола Африканың Либерия, Сьерра Леоне, Нигерия, Гвинее илләрендә таралып, 1145 кеше үлеменә китергән вирус. Авыруның беренчел билгеләре салкын тигән кебек бара. Тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, кеше хәлсезләнә, буыннар сызлый, баш, тамак авырта башлый. Аннан күңел болгана башлый, эч китә, тәндә таплар барлыкка килә, бавыр, бөер эшчәнлеге начарая, эчке һәм тышкы кан китү башлана.
Авыру кешедән генә түгел, оча торган тычканнар, приматлар отрядыннан булган хайваннар, маймыллардан да күчәргә мөмкин. Эбола лихорадкасының башлану сәбәбен табиблар санитар, шәхси гигиена нормаларын үтәмәүдән күрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading