16+

Агачлар су сорый

Апрель-май айларында санитар чистарту барышында Казан территориясеннән полигоннарга 290 мең кубометр төрле калдыклар чыгарылган.

Агачлар су сорый

Апрель-май айларында санитар чистарту барышында Казан территориясеннән полигоннарга 290 мең кубометр төрле калдыклар чыгарылган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, шәһәрне җыештыруда актив катнашканнары өчен, ВУЗлар студентларына, мәктәп укучыларына, хезмәт коллективларына һәм казанлыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Барлыгы 20 миллион квадрат метр территория, шул исәптән, 3800 ишегалды, 430 контейнер мәйданчыгы, 127 парк һәм сквер тәртипкә китерелгән. Язгы якта 2 мең агач һәм 2205 куак утыртылган.
«Яшел зоналарда рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 95 чүплек табылган иде. Аларның яртысы бетерелде», - диде Игорь Куляжев. Өмәләргә чыккан коллективларга һәм казанлыларга мэр Илсур Метшин да рәхмәтле булуын белдерде. Казан чистарды, ләкин урманлыклардагы чүпләрне чистартуны дәвам итәргә кирәк, диде ул.
Илсур Метшин: «Корылык. Һава торышы гадәттән тыш хәл дәрәҗәсенә якынлаша. Яшь агачларны саклап калу өчен, су сибәргә, сибәргә һәм сибәргә кирәк. Бөтен халык белән бергәләп, яшеллекне саклыйк! Су, әлбәттә, түләүле, әмма яшеллек миллионнарча сум бәһадә», - дип, казанлыларны һәм предприятиеләрне агачларга су сибү чараларына чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading