16+

Ахырзаман галәмәтләре

Моннан 1400 ел элек яшәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гади кеше булмаган, ул Аллаһтан килгән гыйлем белән киләчәктә ниләр буласын, ахырзаманда кешеләрнең нинди җәмгыятьтә яшәячәген әйтеп калдырган. Бу аның бер яктан хак Пәйгамбәр икәнен күрсәтсә, икенче яктан безгә һәрдаим Кыямәтнең киләсен, дөнья тормышының туктаячагын исебезгә төшерә.

Ахырзаман галәмәтләре

Моннан 1400 ел элек яшәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гади кеше булмаган, ул Аллаһтан килгән гыйлем белән киләчәктә ниләр буласын, ахырзаманда кешеләрнең нинди җәмгыятьтә яшәячәген әйтеп калдырган. Бу аның бер яктан хак Пәйгамбәр икәнен күрсәтсә, икенче яктан безгә һәрдаим Кыямәтнең киләсен, дөнья тормышының туктаячагын исебезгә төшерә.

Кыямәт галәмәтләре хакында Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган йөзләрчә хәдисләрнең берсен генә китерәсем килә (Әбү Һүрайра тапшыра). Бу сүзләрне укыгач, кайсыгыз: «Юк, мин моның белән килешмим, минем мондый хәлләрне күргәнем юк», - дияр икән?
- «Аллаһыдан кешеләргә бүләк итеп бирелгән малны аерым кешеләр үз араларында кулланырлар»... Аллаһ Тәгаләдән халыкка бүләк булып килгән нигъмәтләрне аерым шәхесләрнең үзара бүлешеп, үзләре өчен генә кулланулары гаделсезлек булып тора. Аллаһ Пәйгамбәребезгә: «Хәрби сәфәрләрдән соң кулга төшкән ганимәт (трофей) малларын байларга бирмәгез, ул фәкыйрь, мескеннәргә тиеш», - диде. Зәңгәр экраннардан: «Национальное достояние» дип күрсәтелсә дә, халкыбызга күктән иңгән байлыкларның берничә пеләшбашның кулларында күчеп йөрүе берәүгә дә сер түгел.
- «Әманәтне ганимәт итәрләр»... Әманәт - ул сиңа ышанып тапшырылган мал, дәрәҗә, вазифа һ.б. Еш кына халык үзенең мәнфәгатьләрен яклау өчен сайлап куйган апа-абыйлар ул әманәтне үзләренә ганимәт итеп, үз файдаларына куллана башлыйлар. Кызганыч, кайвакыт дин әһелләре дә халык тарафыннан сайланып, мәчет-мәхәлләнең, мөселманнарның иминлеген саклыйсы, мәнфәгатьләрен кайгыртасы урында, тапшырылган әманәтне ганимәт - үз малы итә. Халыкка вәгазь, нәсыйхәт кирәк булган заманда мөнбәрләрне гайбәт һәм пычрак сәясәт урынына әйләндерә.
- «Зәкятне мәҗбүри салым кебек күрерләр»... Зәкятнең төп максаты - кешенең малын һәм җанын пакьләү. Мал иясе зәкятен үзенең малы дип түгел, фәкыйрь-мескеннәрнең өлешен кайтарам, дип бирергә тиеш. Зәкят кешенең күңелен комсызлыктан, саранлыктан тазарта. Дөньяны артык сөю бәласеннән коткара. Үзеңнән түбәннәрне күреп, Раббыңа шөкер итәргә булыша. Әмма, ахырзаман җиткәч, иман ияләре зәкятләрен киң күңел белән түгел, бәлки тиеш булганга, яки өстән кушканга гына бирерләр. Кайсы байның шатланып налог түләгәнен күргәнегез бар? Кызганыч, ахырзаман алдыннан кешеләрнең сәдака һәм зәкятләре дә шул салым түләүгә әйләнер, ди.
- «Гыйлемне дин өчен алмаслар»... Монда сүз дини гыйлем турында бара. Динне өйрәнүчеләр Аллаһка якынаю, үзен төзәтү өчен түгел, үзара мактанышу, үзенең белдекле булуын күрсәтү өчен гыйлем алырлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем гыйлемне наданнар белән сүз көрәштерү, галимнәр каршында «мин дә галим», дип мактану, кешеләрне үз авызына карату өчен алса, аңа ут, аңа тәмуг булыр», - диде. (Ибн Мәҗәһ).
- «Ир үзенең хатынына итагать кылыр, әмма әнисен рәнҗетер»... Күпме ир-егетләр хатынына ярыйм, дип, газиз әнкәйләрен рәнҗетәләр. Хатыннарыгызны санламагыз, димим, әмма хатын көйлим дип, әниеңнең рәнҗешен алырга ярамый.
- «Дустын якын күрер, атасын ерагайтыр»... Кеше үзенең иптәшләрен, дусларын газиз атасыннан якын күрер. Көннәрен һәм төннәрен дуслары хозурында үткәрүне сөеп, олыгайган әтисе белән бер сәгать сөйләшеп утырырга да вакытын кызганыр. Дусты шалтыратса, елмаеп, матур итеп эндәшер, әтисе шалтыратса, чыраен сытар. Һичбер дустың газиз атаңнан да якын, хөрмәтле була алмый.
- «Мәчетләрдә тавышлар күтәрелер»... Кешеләрнең күңелләрендә Аллаһының йорты булган мәчетләргә карата хөрмәт бетәр. Анда тавыш чыгарырлар, ызгыш һәм фетнәләр булдырырлар.
- «Халыкның җитәкчесе ул халыкның бозык кешесе булыр. Юлбашчы итеп иң түбәне куелыр»... Асылда, халыкның башлыгы итеп иң намуслы, иң иманлы, иң гыйлемле, иң лаеклы кеше куелырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.), шәһәрләргә башлык итеп иң иманлы, Аллаһтан иң куркучы кешеләрне билгели торган булган. Ышанырсызмы-юкмы, кайвакыт шәһәр әмирләре ул шәһәрнең мохтаҗ кешеләре исемлегендә торган. Хәзер исә күп җирдә югары урыннарга малы күп, дуслары көчле булу сәбәпле киләләр. Иманлы, намуслы кешегә җитәкче булу бик авыр. Булса да, шактыйлары озак түзә алмый.
- «Кешегә аның явызлыгыннан куркып кына хөрмәт күрсәтелер»... Кешенең кемгә дә булган хөрмәте иң элек аның күңеленнән чыгарга тиеш. Пәйгамбәребезне (с.г.в.) аның гаделлеге, рәхимлеге өчен яратканнар. Әмма бүген күпләргә карата тыштан хөрмәт күрсәтсәләр дә, эчтән аны күралмыйлар. Хөрмәт итмәсәм, зыяны тияр, эштән куар, дип кенә яшиләр. Җитәкчегә булган хөрмәтнең чынмы яки тыштан гынамы булуын ул урыныңнан төшкәч кенә күреп була.
- «Җырчы хатыннар һәм музыка артыр»... Элек татар сәхнәсенә менгән, җырлаган һәркемне исемләп беләләр иде. Хәзер бөтенесе җырчы, бөтенесе сәләтле. Бу күренеш халыкта җитдилек сыйфатлары кимеп, аларның күбрәк уен-көлке, җыр-бию белән яшәүләрен күрсәтә.
- «Хәмерләр эчелер»... Бүгенге көндә кешелеккә бөек зыян булган террорчылык, наркомания, СПИД кебек афәтләргә каршы күпме көрәш алып барыла. Әлхәмдүлилләһ, болар барысы да кирәк. Әмма ул нәрсәләрнең корбаннарын барысын бергә кушсаң да, бу яшел еланның корбаннары кадәр булмый. Россиянең ел саен 50 мең кешесе эчеп үлә, исерек килеш руль артына утырып, күпме юл фаҗигаләре килеп чыга, күпмеләрнең йөрәкләре аракыга түзә алмыйча туктый, күпме кан коюлар һәм башка афәтләр килеп чыга - анысын бер Аллаһ белә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешеләр хәмергә башка исемнәр кушып эчерләр», - диде. (Сыра, шәраб, шампан, ликер, джин һ.б.) Хәмернең бер тамчысы сәбәпле, Аллаһ кешенең иманын кырык көнгә салдырып ала.
- «Өммәтнең ахыр кешеләре әүвәлгесен ләгънәт кылыр»... Элек яшәгәннәр гогл белән яндексларны белмәсәләр дә, без аңлый алмаган күп нәрсәләрне яхшы белгәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә заманча мөселманнар арасында да әүвәлге мөселманнарга карата кимсетеп карау юк түгел, хәтта сәхабәләргә, табигыйннарга һәм мәзһәб галимнәренә дә тел тидерәләр.
Бу Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ахырзаман алдыннан булачак хәлләр хакында әйтеп калдырган хәдисләренең берсе генә. Әмма бу хәдистә һәрберебез үзенең күршесен, дустын, җитәкчесен, иң мөһиме, үзен күрми калмагандыр. «Килер шундый заманнар, иманлы, динле булу кулыңда утлы күмер тотудан да авыр булыр», - дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Раббым безгә ата-бабаларыбыз 11 гасыр саклап килгән ислам нурын сүндермичә, иманлы, динле, намуслы халык булып яшәргә насыйп итсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading