2008 елдан Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү буенча пилот программа эшли башлады. Моңа барлыгы 29 млрд сум тотылган. Алдагы елларда исә капиталь ремонт өчен 36 млрд сум кирәк булачак.
Бу турыда Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә җиткерделәр. Очрашуда ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов катнашты. Сүз «Татарстанда күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында»гы ТР Законы хакында барды. Әлеге закон быелның 25 июнендә гамәлгә керде. Марат Галиев, закон тулы көченә эшләп китсен өчен, бер төркем норматив-хокукый актлар кабул итәргә кирәклеген җиткерде. Хәзерге вакытта шундый 8 акт кабул ителгән дә инде. «Капиталь ремонтның республика программасы кирәк, хәзерге вакытта ул эшләнә», - диде комитет рәисе.
Халык исә капиталь төзекләндерү өчен түләгән акчаның кайда җыелып барачагын хәл итәргә тиеш. Моның ике ысулы бар: гражданнар акча җыелып барачак исәп-хисап счетын үзләре дә формалаштыра ала, шулай ук аларның акчаларын махсус гомумреспублика фондына күчерә алу мөмкинлеге дә булдырыла. Капиталь ремонтка түләү бер квадрат метрга кимендә 5 сум булачак, дип ниятләнелә. Бу яңа төзелгән күпкатлы йортларга да кагыла.
Алексей Фролов әйтүе буенча, халык үз йортларының капиталь төзекләндерелүенә күпме акча җыелганлыгын күзәтеп тә бара алачак. Бу дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләнер дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар