16+

Актанышта «музыкаль җинаять»: пенсионер әби мәдәният йортыннан антиквариат тальянын таптыра

Гармун гаугасы Актанышта «музыкаль гауга» купты бит әле. 63 яшьлек пенсионер Шәһәрбану Разакова, төзәттерү максаты белән, музыка мәктәбенә 200 мең сумлык антиквариат гармунын тапшырган булган. Ләкин, аның белдерүенчә, килеп алганда инде аңа башка, бөтенләй икенче төстәге гармун тапшырганнар. Мәдәният хезмәткәрләре, «ниндине китерде, шуны төзәтеп кайтардык», дип тәкрарлый. Гармун гаугасы ике...

Актанышта «музыкаль җинаять»: пенсионер әби мәдәният йортыннан антиквариат тальянын таптыра

Гармун гаугасы Актанышта «музыкаль гауга» купты бит әле. 63 яшьлек пенсионер Шәһәрбану Разакова, төзәттерү максаты белән, музыка мәктәбенә 200 мең сумлык антиквариат гармунын тапшырган булган. Ләкин, аның белдерүенчә, килеп алганда инде аңа башка, бөтенләй икенче төстәге гармун тапшырганнар. Мәдәният хезмәткәрләре, «ниндине китерде, шуны төзәтеп кайтардык», дип тәкрарлый. Гармун гаугасы ике...

Гармун гаугасы
Актанышта «музыкаль гауга» купты бит әле. 63 яшьлек пенсионер Шәһәрбану Разакова, төзәттерү максаты белән, музыка мәктәбенә 200 мең сумлык антиквариат гармунын тапшырган булган. Ләкин, аның белдерүенчә, килеп алганда инде аңа башка, бөтенләй икенче төстәге гармун тапшырганнар. Мәдәният хезмәткәрләре, «ниндине китерде, шуны төзәтеп кайтардык», дип тәкрарлый. Гармун гаугасы ике якны җинаять эшенә кадәр җиткергән. Пенсионер, ярдәм сорап, район башлыгына да, хәтта Президентка да мөрәҗәгать иткән.
«Ул гармун безнең гаилә байлыгы сыман - 1958 елдан бирле саклана. Мин әти-әнием белән 1966 елны Махачкаладан күченеп кайтканда алып кайттык без аны», - дип сөйли Шәһәрбану апа Разакова кыйммәтле тальян-гармунның тарихын. «Ул гармун өр-яңа кебек ялтырап тора - шифоньерда гына сакланды. Быелгы Сабан туенда кулыма алып, әзрәк уйныйм дигән идем, аны көйләргә кирәк икән. Актанышта гармун төзәтүче мастерны белештем, мәдәният йортында музыка укытучысы Хәмит Гайсинны тәкъдим иттеләр», - ди пенсионер.
«23 апрельдә яшел гармунымны музыка мәктәбе директоры Алмаз Фазлыевка тапшырып калдырдым. Аның 4 төймәсе басылып кала, бер кыңгыравы чыңламый иде. Ике атнадан шалтыратып сорадым, әле әзер түгел, диделәр. 14 майда миңа үзләре, гармуныңны килеп ал, дип шалтыраттылар. Килсәм, гаҗәпләндем! Мин калдырган пакеттан башка - кызыл төстәге гармун чыгардылар. Үзләренә, бу минем гармун түгел, минеке яшел иде, дидем. Монда башка юк, шул гына дип, миңа кызыл гармун биреп җибәрергә теләделәр», - ди Шәһәрбану апа.
Шул ук көнне пенсионер җирле эчке эшләр бүлегенә барып гариза калдырган. Килеп чыккан хәл буенча җинаять эше ачылган.

«Мәдәният хезмәткәрләреннән мондыйны көтмәдем»
Шәһәрбану апа хәзер инде үзенең хатасын таный: тальянын ремонтка тапшырганда язмача ышаныч кәгазе алмавына үкенә ул. Үз районы кешеләре белән мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган?
Шәһәрбану апа гармунын иң элек гаиләнең кадерле истәлеге булганы өчен кире кайтарырга тели. Шулай да ул уен коралының бәясен белешкән һәм эшнең асылын аңлаган: белгечләр 1958 елгы антиквариат саратов тальян гармунын якынча 200 мең сум белән бәяләгән.
«Мин гармунымны кайтаруларын телим. Миңа акча да, башка гармун да кирәкми. Ул гармун белән гаиләм турында иң матур, якты хатирәләрем бәйле. Әтием алты яшемдә мине тезенә утыртып, бармакларын бармакларым өстенә куеп, шул гармунда уйнарга өйрәтә иде. Менә шуннан соң мин ничек үземнең гармунымны танымыйм инде? - дип аптырый пенсионер. - Мин бит гармунны тапшырганда аны ачып күрсәттем. Аның яшел икәнен мин дә, кабул иткән Алмаз Фазлыев та күрде. Ә хәзер миңа, синеке кызыл иде, диләр».

«Үз гармунын танымый»
«Үз гармунын танымый ул апа. Минем гармун түгел ди», - дип белдерә «Шәһри Казан»га Актаныш сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Фазлыев. - Аның аклы-каралы фотосы да бар. Фотода да нәкъ шул гармун инде. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара, ләкин аның очы-кырые күренми».
«Ул гармунны алыштырам дисәң дә, анда уйнаучы юк бит. Бәясе дә биш мең сум чамасыдыр инде аның. Гармунны Шәһәрбану апа миңа калдырган иде. Мин төзәтүче Хәмит Гайсинга тапшырдым. 10 ел буе мәктәп директоры булып эшлим. Мондый хәлне күргәнем юк иде. Күңелсез инде, әлбәттә», - дип авыр сулый Алмаз Фазлыев.
Гармунны төзәтергә тиешле булган музыка укытучысы Хәмит Гайсинның: «Бу эш буенча җинаять эше ачылды, тикшерү бара. Шуңа күрә, әйдәгез, тикшерү нәтиҗәләрен көтик, бу тема турында сөйләшми торыйк. Эш нәрсәдә икәнен без үзебез дә аңламыйбыз», - диде һәм, өстәмә мәгълүмат алу өчен, тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итәргә кушты.
Гайсинның сүзләренчә, музыка мәктәбе директоры Алмаз Фазлыев аңа төзәтергә кызыл гармун биргән, ул шул гармунны төзәткән. «Мин бит гармунны ул ападан кабул итмәдем. Миңа нәрсә тапшырдылар, шуны төзәтеп бирдем. Шәһәрбану ападан төзәтү өчен акча да сорамадым», - ди музыка укытучысы.
Җирле полициядә пенсионерга, тикшерү эшләре бара, мәхкәмәгә чакыру көтегез, диюдән башка тынычландырырлык бер сүз дә әйтә алмаганнар. Шәһәрбану апа гармунын таба алырмы? Әйтүе кыен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading