16+

Алабугада чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләр җитештерә башлыйлар

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) FordSollers двигательләр заводы ачылды.

Алабугада чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләр җитештерә башлыйлар

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) FordSollers двигательләр заводы ачылды.

Бу - Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләрен җитештерү буенча беренче завод. Завод ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Моңа кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр FordSollers УП Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель - 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30 проценты тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылса, киләчәктә 200 меңгә җиткерергә исәп бар.

Инвестицияләр күләме 275 миллион доллар тәшкил иткән заводта 200 эш урыны. Завод хезмәткәрләренең 95 проценты Алабуга һәм Чаллыда яши.

Двигательләр өчен төп чимал «Заволжский моторный завод» ААҖ һәм «Группа ГАЗ» Россия компанияләре тарафыннан китерелеп торачак. Кабызып җибәрү шәмнәрен - Bosh Россия заводы, мотор мае белән «Лукойл» тәэмин итәчәк.

Тантана башланыр алдыннан предприятие буйлап экскурсия уздырдылар. Кунаклар алдында чыгышында Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың әһәмиятле булуын ассызыклады.

- Бүген автомобиль сәнәгате өчен иң яхшы вакыт булмавы аңлашыла, әмма һәр кризистан соң күтәрелеш була. FordSollers компаниясе республика территориясендә 5 модель заманча автомобиль җитештерә инде, ә бүген без двигательләр җитештерүне башлап җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - «Алабуга» МИЗда FordSollers үсешенә мин шатмын, монда җитештерелә торган көндәшлеккә сәләтле продуктлар базарда үз урынын табар дип ышанам. Ә без җитештерү өчен иң яхшы шартлар тудырачакбыз, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Яңа заводны эшләтеп җибәрү уңаеннан Рөстәм Миңнеханов белән Марк Овенден символик электр кабелен тоташтырдылар, аннан соң мәртәбәле кунаклар истәлек сертификатына имза салдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading