16+

Алдан түләп куярга туры килмәгәе

Хөкүмәт Россия гражданнарын торак-коммуналь хезмәтләр өчен бер ай алдан түләп куярга мәҗбүр итәргә мөмкин. Алдан дип, яңа башланып киткән айның 10ысына кадәр инде. Без бит бу хакта айның соңгы көнендә генә искә төшерә торган халык. Ә менә хәзер әйткән вакытта түләми кара, газыңны өзәрләр дә куярлар. «Газпром» газ өчен түләүне...

Законга шундый үзгәрешләр кертергә Премьер-министр Дмитрий Медведев рөхсәт биргән. Түләү мәсьәләсендә кертеләчәк үзгәрешләр 5 декабрьгә кадәр каралачак. 10 февральгә кадәр исә ведомстволар хөкүмәткә законга кертелә торган үзгәрешләр, шул исәптән вакытында түләми торган абонентның газын өзү турындагы нигезләмәләр проектын әзерләп тәкъдим итәргә тиешләр. «Газета.RU» белдергәнчә, монополия «Газпром» - вәкиле физик затларны торак-коммуналь хезмәтләр өчен аванс белән түләргә мәҗбүр итми, моны аларга бары тәкъдим генә итә дип белдергән. Хәзерге Торак кодексы исә андый мөмкинлекне бирми. Министрлыклар әле бу хакта комментарийлар бирмиләр.
Дөрес, моңа карап торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли белмәүчеләр кимемәячәк. «Моңа кадәр түләмәгән кеше аванс системасы кертелгәч кенә түли башламас, - ди Энергетика куркынычсызлыгы фонды башлыгы урынбасары Алексей Гривач. - Төп кыенлык газ белән тәэмин итүчеләрнең акчаны кулланучыдан турыдан-туры алмавында. Акчалар арадашчы компанияләр аша килә. Арадашчыдан тулысынча баш тартып та булмый, аларның булырга тиешлеге законда язылган. Ә аларның акчаларны үзләштереп ятканлыклары компания банкротлыкка чыккач кына беленә». Эксперт фикеренчә, Россиядә түләмәү аркасында аерым кулланучыларның гына газларын өзү техник яктан да, килеп чыгарга мөмкин булган социаль нәтиҗәләр ягыннан да бик авыр нәрсә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading