16+

Алдар капчыгың тишек түгелме?

Кешеләрнең күбесе дөреслек яклы. Шул ук вакытта бары тик дөреслектән генә торган тормышны күз алдына китерсәң, үзеннән-үзе елмаясы килә башлый. Мәсәлән, иртән бер дә кәефең юк иде, җитмәсә, суык, шәлгә төренеп, барасың куырылып. «Таныш кеше очрамаса ярар иде!» - дип уйлап бетерүең була, каршыңда күптән күрмәгән якташың пәйда булып, аңа:...

Алдар капчыгың тишек түгелме?

Кешеләрнең күбесе дөреслек яклы. Шул ук вакытта бары тик дөреслектән генә торган тормышны күз алдына китерсәң, үзеннән-үзе елмаясы килә башлый. Мәсәлән, иртән бер дә кәефең юк иде, җитмәсә, суык, шәлгә төренеп, барасың куырылып. «Таныш кеше очрамаса ярар иде!» - дип уйлап бетерүең була, каршыңда күптән күрмәгән якташың пәйда булып, аңа:...

Кешеләрнең күбесе дөреслек яклы. Шул ук вакытта бары тик дөреслектән генә торган тормышны күз алдына китерсәң, үзеннән-үзе елмаясы килә башлый. Мәсәлән, иртән бер дә кәефең юк иде, җитмәсә, суык, шәлгә төренеп, барасың куырылып. «Таныш кеше очрамаса ярар иде!» - дип уйлап бетерүең була, каршыңда күптән күрмәгән якташың пәйда булып, аңа: «Синең бүген юлымда очравың булмаган кәефемне тагын да төшерде», - дисең. Эшкә килгәч, яңа күлмәген күрсәтеп каршыңда бөтерелгән хезмәттәшеңне: «Кайлардан эзләп таптың бу күлмәкне, моннан да килешсезе юк идеме!» - дип «сөендерәсең»... Юк, без, әлбәттә, болай эшләмибез, танышыбызны күреп чиксез «шатланабыз», хезмәттәшебезнең яңа күлмәге дә үзенә бик «килешле». Менә шулай итеп, кеше тормышына ялган килеп керә. Бу ялганнар беренче карашка риясыз тоела. Ничек кенә сәер яңгырамасын, алар тормышыбызга бизәк кенә кундыра кебек. «Дөреслекнең йөзе бер төсле, ялганныкы мең төсле», - дип, юкка гына әйтмиләр шул. Статистика күрсәткәнчә, кешеләрнең 80 проценты көненә бер тапкыр гына булса да алдый икән. Хәер, ничә тапкыр алдаулары куркыныч түгел, нәрсә диеп алдаулары хәтәррәк. Без инде буш вәгъдәләргә дә ияләнеп бетеп киләбез, хәтта моңа ялган дип тә карамыйбыз бугай. Ходай мәкерле ялганнан сакласын, язмышларны парә-парә китергән, кешеләрне бәхетсез иткән, әллә нинди куркыныч нәтиҗәләргә илткән алдау-ялганнар бар. Авызыбыз ни әйткәнне колагыбыз да ишетсә иде.
Халыкта: «Дөресне кем дә сөйли, алдау өчен баш кирәк», - дигән әйтем дә бар. Шулай шул, «Беренче театр» спектаклендәге Биби кебек кемгә ни дип әйтәсен бутап бетерүең дә мөмкин. Кайчакта кешенең күзеңә карап алдаганын күрәсең, ләкин аңа һич кенә дә ачу чыкмый, шул тиклем итагатьле, өтеренә хәтле китереп җиткерә. Икенчесе исә оятсызларча кылана, әйтерсең лә аның каршында бер миңгерәү утыра.
Алдау турында сүз чыккач, әле күптән түгел генә үзем белән булган очрак искә төште. Республика районнарының берсендә билгеле генә бер оешманың җитәкчесе белән очрашырга тиеш идем. Ул кешене күптән күреп беләм, шома боздан шудырырга ярата торганнардан. Кызыклы әңгәмәдәш түгел, дежур сүзләр кушып сөйләшә. Шәхес булудан да бигрәк, фәлән оешманың җитәкчесе генә. Кичтән сәркатип белән очрашу вакытын билгеләдек, ни өчен 200 километрлы сәфәргә чыгуымны аңлаттым, шөкер, түрә үз урынында булачак икән. Тиешле вакытка барып җитеп, проходнойдан кереп китеп бара идем: «Гафу итегез, Сез кайдан дидегез әле, буталып киттем», - дип, кизү торучы яңадан туктатты. «Шәһри Казан» газетасыннан дип кабатлап әйтүемә, ул: «Кара, онытып җибәргәнмен, юк бит ул бүген», - дип уңайсызланып куйды. «Кемгә нәрсә дип әйтергә кирәк икәнлеген онытып җибәрдегезме? Була торган хәл!» - дип елмаеп урамга чыктым. Әйткәнемчә, ашкынып килүем түгел иде, шуңа алай кәефем кырылмады. Бу төбәктә күпкә күркәмрәк кешеләр бар икәнлеген беләм, алда - очрашуларның кызыклыраклары. Ниләр белән сөендерәләр икән, дип, яннарындагы кибеткә кердем. Берәү дә юк, йөрим кибеттә кинәнеп киштәләр арасында. Зыңгылдап телефон шалтырады, кибетченең берсе кемгәдер кыска гына җавап тотты да, трубканы куеп, чыбыкның теге башындагыларның үтенечен иптәшенә җиткерә башлады: «Кибеткә ят кеше кереп, директор турында белешсә, ул бүген юк, дип әйтергә куштылар». «Гафу итегез, зинһар, сүз минем турыда бара, ахрысы. Директорны эзләп түгел, бер карап чыгыйм дип кенә керүем иде», - дим. Шул тиклем читенсенделәр бахырлар... Әлеге вакыйга искә төшкән саен гел елмаеп куям. Нинди эчкерсез кешеләр бар: өч ханымның берсе дә алдап яшәргә күнекмәгән, хәйлә дигән нәрсә дә юк үзләрендә. Ә менә алда сөйләнәчәге - бөтенләй башка вакыйга.
Реклама белән шөгыльләнүче оешмаларның берсенә үтенечебез төшкән иде. Бактың исә, бу иптәш безнең белән азмы-күпме эшләү чорында коллективыбызны, бездәге атмосфераны яратып та өлгергән һәм безгә бүләк тә ясамакчы икән. Бейсболка, футболка, авторучка, блокнот, бокал - «Шәһри Казан» билгесен кая ябыштырып була - барысын да ясап китерү теләген белдерде. Бүген генә дөньяга килмәгән ләбаса, бәясе күпме чыгасын чамалыйбыз. «Кирәкмәс», - дибез. Ә ул һаман саен исемлекне озынайттыра. Егет китте, без ышанырга да, ышанмаска да белми калдык. Гел шалтыратып тора, редакциягә дә кергәли. Үзара сөйләшкәндә аңлашыла - егеткә яңа бер даирәгә үтеп керергә кирәк. Берничә тапкыр безгә дигән «бүләк»ләрне алып килү көне кичектерелгәч, белештек, егетнең кем икәнлеген аңладык. Инде кемлеген белгәннән соң, ялганын тыңлау бигрәкләр дә гаҗәпкә калдыра. Кара син аны: үз-үзен ничек тота, ничек сөйләшә диген?!. Шәхси шоферы да, хисапчылары да, кул астында тагын әллә нинди хезмәткәрләре дә бар. Ничек шул хәтле оста булырга мөмкин. Хыялдагы уйдырма образына ник бер хилафлык китерсен. Монысы инде чат иткән шулер. Алдар капчыгы һәрвакыт үзе белән йөри, шулай көн күрә.
Менә шулай алданып һәм алдап яши бирәбез. Алдауларыбыз бизәк кенә кундыру булсын да, вәгъдәләр биргәнче, Алла сакласын, башкаларга мәкерле ялган ятьмәсе корганчы, бераз гына уйлансак иде. Бәлки, бу язмадагы кешеләр дә үзләрен танырлар да аз гына уңайсызланып куярлар. Хәер, ай-һай...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading