16+

«Аллага шөкер, балалар исән»

Россиядә быелның 4 аенда балалар катнашындагы 4263 юл-транспорт һәлакәтендә 138 малай һәм кызның гомере өзелде, 4511 бала имгәнүләр алды.

«Аллага шөкер, балалар исән»

Россиядә быелның 4 аенда балалар катнашындагы 4263 юл-транспорт һәлакәтендә 138 малай һәм кызның гомере өзелде, 4511 бала имгәнүләр алды.

Татарстан шәһәрләрендә һәм юлларында балалар катнашында 126 авария теркәлде, 5 бала үлде, 128е төрле авырлыктагы имгәнүләргә юлыкты. «Аллага шөкер, башкалада быел әлегә балалар үлеме белән тәмамланган автоһәлакәтләр юк», - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов.
Тиздән җәйге каникул башлана. Бу чорда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре кискен артып китүчән. Шунлыктан, республикада да 15 июньгә кадәр «Игътибар - балалар!» Бөтенроссия профилактика чарасының беренче этабы бара.
Мондый акцияләр вакытында мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә мәктәпләрдә чыгышлар ясыйбыз. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төрле викториналар һәм конкурслар аша, шулай ук уен-дәрес рәвешендә төшендерәбез. Ата-аналар үзләре дә кагыйдәләрне төгәл үтәсеннәр иде. Балалар бит алар өлкәннәрнең светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгуларын күреп торалар һәм үзләре дә шуны кабатлыйлар. Игътибар иткәнегез бардыр: кечкенә балалар, тәрбиячеләренең һәм укытучыларының сүзен үтәп: «Кызыл утка чыгарга ярамый!» - дип, үзләре өлкәннәргә ялваралар. Без балалар күңеленә сеңдерелгән дөрес белемне җимермик, ә тагын да үстерик. Кайбер ата-аналар кечкенә балаларын автомобильдә махсуслаштырылган урындыкта йөртмиләр. Бу - зур хата. Урындык ул табылыр, ә автоһәлакәттә үлгән сабыйны кире кайтарып булмый, - дип искәртте Рөстәм Ибраһимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading