16+

Алтын ачкычлар (Восстание урамындагы 80 нче йортта, ниһаять, фатирлар тапшырылды)

Яңа йорт әллә кайдан балкып тора. Бу вакыйганы алар бер ел да бер ай көтте. Фатир ачкычлары, чыннан да, алтыннан булыр төсле иде. Ниһаять, узган атна ахырында Казанның Восстание урамындагы 80 нче йортта өй туйлары гөрләде. Президент Рөстәм Миңнеханов үз вәгъдәсендә торды, Дәүләт торак фонды һәм «Деловой центр «Сити» компаниясе...

Алтын ачкычлар (Восстание урамындагы 80 нче йортта, ниһаять, фатирлар тапшырылды)

Яңа йорт әллә кайдан балкып тора. Бу вакыйганы алар бер ел да бер ай көтте. Фатир ачкычлары, чыннан да, алтыннан булыр төсле иде. Ниһаять, узган атна ахырында Казанның Восстание урамындагы 80 нче йортта өй туйлары гөрләде. Президент Рөстәм Миңнеханов үз вәгъдәсендә торды, Дәүләт торак фонды һәм «Деловой центр «Сити» компаниясе...

Яңа йорт әллә кайдан балкып тора.

Бу вакыйганы алар бер ел да бер ай көтте. Фатир ачкычлары, чыннан да, алтыннан булыр төсле иде. Ниһаять, узган атна ахырында Казанның Восстание урамындагы 80 нче йортта өй туйлары гөрләде. Президент Рөстәм Миңнеханов үз вәгъдәсендә торды, Дәүләт торак фонды һәм «Деловой центр «Сити» компаниясе арасындагы аңлашылмаучанлыкка нокта куелды.

Журналист буларак, мин бу вакыйганы күптән күзәтеп бардым. Инде 80 нче йорттан фатир көтүчеләр туганнарым кебек якын кешеләргә әйләнделәр. Вакыйганың башыннан ук сөйлим әле.
Биш ел элек Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды «Деловой центр «Сити» җәмгыяте белән торак йорт төзелеше турында килешү төзегәндә, мондый борылышлар турында уйламагандыр да, мөгаен. Казанлыларны фатирлы итү теләге, чын мәгънәсендә, сериалга әйләнде дә куйды.
Ә барысы да дәүләт операторының төзелә башлаган йортка өлешче (дольщик) булып керүеннән башлана. 2009 елда ул алда әйтеп үтелгән төзелеш компаниясе белән килешү төзи. Аның нигезендә, торак фонды йорттан 173 фатир алырга тиеш була. 2011 елда килешүгә төзәтмәләр кертелә: «торак йорт төзелешен инвестицияләүгә» әйләнә ул. Бу максатларга фонд 180 миллион сумга якын акча бүлеп бирә. Йорт файдалануга 2012 елның 31 июлендә тапшырылырга тиеш була.
Бу районда фатир алырга теләүчеләрдән чират тиз төзелә. 16 катлы йорт уңайлы урында урнашкан: Мәскәү районы хакимияте янында. Юл аша гына сырхауханә, ерак түгел гимназия, бүтән төрле социаль объектлар, җәмәгать транспорты да әйбәт йөри. Барысы да әйбәт кебек, тик менә... йортны гына тиешле вакытында төзеп җиткерә алмыйлар. Төзүчеләр акча җитми ди, торак фонды, үз чиратында, акчаларның кая тотылуына хисап булмавында һәм хезмәткәрләрен төзелеш участогына кертмәүләренә зарлана. Нәтиҗәдә, инвестиция итеп кертелгән акчаны суд аша кайтарып алалар. Ә төзелеш компаниясе, моңа җавап итеп, килешүне берьяклы гына өзә.
Ике арада булган аңлашылмаучанлыкларга карамастан, Дәүләт торак фонды 2013 елның май-июнь айларында фатирга чират торучылар арасында конкурс уйната. Торак программасында катнашучылар - ә бу бюджет тармагы хезмәткәрләре, шул исәптән, Татарстаннын иң эре нефть компаниясе «Татнефть» хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары - социаль ипотека буенча фатир өчен беренчел акчаларны кертә башлый.
- Без фатирларны 2013 елның июлендә алырга ти­-еш идек. Безгә шулай дип ышандырдылар, - ди социаль ипотекада катнашучы Руслан Ибраһимов. - Күбебез кеше фатирында тора, анын өчен дә түләргә кирәк, шуның өстәвенә, беренчел кертем өчен алынган кредитлар бар, аны да ай саен каплап барасы...
Анын сүзләрен Юлия Гыйниятуллина эләктереп ала:
- Инде, ике айдан фатирлы булабыз дип, ярты миллион акча керттек. Баланы да шушы йорт янындагы бакчага йөртербез, дип тора идек. Әмма һаман, була, була, дип, безне ышандырып торалар. Шуңа баланы хәзер яшәгән йорт янындагы бакчага да бирә алмыйбыз, мондагыга да йөртеп булмый. Ул өйдә утырырга мәҗбүр.
Бу сөйләшүләр инде быел 25 гыйнварда булган иде. Чатнама суыкка карамастан, халык үзләренеке булырга тиешле йорт янына җыелган иде ул көнне. Көтеп-көтеп тә фатирларына керә алмаган халык бер интернет сайтта үз фатирларының сатылырга куелганлыгын күреп ала. Очрашуга килгән Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Җәүдәт Салихов та:
- Әлбәттә, төзүчегә бу фатирларны квадрат метрын 26 мең сумнан бирү отышлы түгел (ә социаль ипотека буенча квадрат метр шул бәягә чыга - ред.). Ирекле базарда мондагы фатирларның бер квадрат метрын 70-80 мең сумга сатарга мөмкин, - дигән иде.
Дөрес, халык канәгатьсезлеген, аларның дәшми калмауларын күргәч, интернеттагы белдерүләр тиз югалды. Ә түземлеге төкәнгән халык исә, хәлгә ачыклык кертү һәм ярдәм сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язды.
Ул арада төзелеш компаниясенең килешүне бер яклап таркатуы белән килешмәгән Торак фонды Татарстан Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Әмма суд застройщикның гамәлен дөрес дип таныды. Аппеляция сорау, халыкның өметләнеп көтүе... һәм тагын бер сынау: төзелеш фирмасының ликвидация процессын игълан итүе. «Деловой центр «Сити» компаниясенең теркәлү урыны алмашынуы хакында ачыклана. Баксаң, алар хәзер Мәскәүдә түгел, ә Мари Элга күчә икән. Адрес буенча, күченү урыны - ташландык гаражлар. Ә төзелгән йорт Мәскәү банкына залог буларак салынган.
Вакыйганың мондый борылышы белән килешмәгән фатирчылар февраль аенда хөкүмәт йорты каршына пикетка чыкты ул вакытта. Шушы мизгелдә анда җыелыш уздырган Президент Рөстәм Миңнеханов, халык җыелуын күреп, Торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллинны, сәламнәр юллап, пикетчылар янына чыгарып җибәргән иде. Халык янына чыккан Абдуллин, ситуациянең контрольдә булуы, Самарада аппеляция судын көтүләре турында белдерде, сабырлык сорады.
Март башында Самарадагы суд җиңү белән тәмамланды. Анда застройщик фатирларны кире кайтарып бирергә тиеш, дигән карар чыгарылды. Тик бу юлы инде төзелеш компаниясе Идел буе округы буенча Федераль Арбитраж судына касация жалобасы язды. Суд 19 июньгә билгеләнде, халыктан тагын сабырлык сорадылар...
Восстание урамындагы 80 нче йорт тирәсендә барган ыгы-зыгылар турында сериал төшереп булыр иде. Суд утырышлары арасында йортка бүтән кешеләрнең дәгъва кылулары ачыкланды. Төзүчеләр тагын ике компания белән өлешләп (долевое) төзелеш турында килешкән, фатирлар сигез кеше арасында бүленгән икән. Апрель аенда халык янә пикетка чыкты...
- 9 майга санаулы көннәр калып бара, телевизорны кабызсаң - анда, газета укысаң - анда: «Бәйрәмгә ветераннарны һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итәбез», - дип сөйлиләр, ә минем әнигә быел 90 тула, әти сугыш инвалиды иде, әмма ул һаман фатирны күрә алмый әле. Әнинең хәле дә авыр, урын өстендә ята. Фатир өчен бөтен сумманы да керттек инде, ә өй туен уздыру күренми дә, - дип өзгәләнде ул вакытта Фәридә Заһидуллина.
Тагын ышандыралар: «Президент барысын да белә, тиздән фатир булачак».
19 июнь. Идел буе округында Федераль Арбитраж суды Самарадагы унберенче Аппеляция суды карарын дөрес түгел дип таба. Карар чыккан көннән исә йорттан арест алына, димәк, компания аның белән ни тели, шуны эшли ала. Халык янә ни эшләргә белми! Янә хөкүмәт йорты каршында пикет. Инде өметләрен югалткан халык янына янә Тәлгат Абдуллин чыкты:
- Без застройщик белән очраштык. Һәм мировой килешү төзедек. 30 июньдә ул фатирларны тапшырачак. Хәзер анда ремонт эшләре төгәлләнеп килә, - диде.
30 июнь - фатир юк, 1 июль - фатир юк...
- Инде ышанычыбыз да калмады, - диде ул вакытта шуннан фатир көтүче Ландыш Кадырова.
…4 июль иртәсендә телефоным шалтырады. Телефон экранында «Ландыш Кадырова чакыра» дигән язу... Нәрсә булган икән?!
- Ләйсән, безгә бүген сәгать икедә ачкычлар тапшыралар, - ди Ландыш.
Тавышы калтырый. Билгеләнгән вакытка йорт янына баргач, дулкынланган Ландышның үзен күрәм. Иреннәренә кадәр дерелди. Сәгать ике тулганын секунд­лап көтәләр. Ышаналар да кебек, юк та... Тик бу инде, чыннан да, ачкыч тапшыру көне булды...
Ниһаять, алтын бәһасенә төшкән ачкычлар кулда! Ике көндә ачкычлар тапшырылып, халык фатирларга урнашып та бетте. 5 июль иртәсендә хөкүмәт йорты каршында гадәти булмаган җыен узды. Фатир ачкычлары алучылар Президентка рәхмәт сүзләре белән чыктылар.
- Президент вәгъдә итте, Президент эшләде, - ди алар.
Кулларында «Рәхмәт! Восстаниедә яшәүчеләр» дип язылган плакатлар иде.


5 июль иртәсендә Президентның Инстаграмдагы битендә шундый фото пәйда булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading