16+

Алтын белән Алмаз чәчәккә күмелә

Казанда 2013 елда узган Универсиаданың аягы җиңел булды, ел саен чемпионат. Быел Казан янә “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итә, 22-27 августларда 67 ил командалары һөнәри осталыкта ярышачак.

Алтын белән Алмаз чәчәккә күмелә

Казанда 2013 елда узган Универсиаданың аягы җиңел булды, ел саен чемпионат. Быел Казан янә “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итә, 22-27 августларда 67 ил командалары һөнәри осталыкта ярышачак.

Башкала спорт һәм кунакханәләр белән генә түгел, ә экология ягыннан да яхшыра бара. Казанда 2012 елдан башлангыч алган “Яшел рекорд” шәһәр программасы кысаларында, “Горводзеленхоз” тресты тарафыннан гына да 55 мең агач, 127 мең куак утыртылган, 10 мең квадрат метр мәйданда 80 мең күпьеллык чәчәктән түтәллекләр ясалган.
- Шәһәр тагын 5 мең агачка һәм 26 мең куакка тулыланды. Хәзер күбесенчә зуррак агачларны утыртабыз, чөнки алар инде яшел мохитны күзгә күренеп баетып җибәрә. Агачларның 85-90 проценты үсеп китә, бер яшь агачны карап-үстереп җибәрү елына 1500 сумга төшә. Берничә елда 1300 декоратив алмагач утырттык, алар чәчәк аткан вакытларында бик матур, - дип сөйләде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Горводзеленхоз” тресты җитәкчесе Роза Җаббарова.

Әлеге трест башкаладагы гомум мәйданы 379 гектарны тәшкил иткән 143 паркка һәм скверга хезмәт күрсәтә, Вахитов белән Идел буе районнарындагы юлларны карый, сулыкларны һәм “Аккош күле” шәһәр урманын тәртиптә тота. Язгы якта парклардагы 4 мең зур агачның ботаклары формалаштырып киселгән, яшел зонадан 5 мең тонна чүп полигоннарга чыгарылган. Трест соңгы елларда үз хисабына яңа 29 махсуслаштырылган машина сатып алган, 15 “КамАЗ” төзекләндерелгән. Бүген автопаркларында 200 берәмлек техника исәпләнә.
- Казанда утыртыла торган агачларның 80 процентын Тынычлык бистәсендәге питомникта үзебез үстерәбез. Болар: каен, юкә, өрәңге, чыршы, миләш, спиреґя, берескет агачлары, - диде Роза Җаббарова.

Меңьеллык мәйданында Цирк бинасы янында фил белән фил баласы рәвешендәге чәчәк сыннары казанлыларга һәм туристларга бик ошаган иде. Кызганыч, алар бетерелде. Ахырда журналистлар белән әңгәмәсе вакытында, кызыксынып биргән соравыма “Горводзеленхоз” тресты җитәкчесе: ”Фил рәвешендәге чәчәк сыннары конструкциясе искерде шул. Халык теләсә, филләрне кабаттан ясатырга була”, - дип җавап кайтарды.
Казан Кремле үзәнлегендәге “Янаркош” (Жар птица”) чәчәк композициясе казанлылар һәм кунаклар арасында популяр. Фоторәсемнәр аша әлеге чәчәк кош бөтен илләргә таралгандыр, мөгаен.

Роза Җаббарова әйткәнчә, Казанда хәзер төрле урыннарда 13 чәчәк-сын бар, шуларга тагын 11 сын өстәлә. Елга вокзалы каршында “Тынычлык синең кулларда” дигән ак күгәрчен чәчәк-сын була. Әкият курчак театры каршындагы скверда “Алиса в стране чудес” әкияте буенча чәчәк-композиция туплана. Казан Кремленең көньяк тарафындагы үзәнлектә “Янаркош” янында мәхәббәтле “Йөрәк” ләр тезелешеп китте. Халык шул чәчәк-сыннар арасында фотога төшеп, селфи ясап мәш килә. Әкиятләрдә сөйләнгәнчә, “көн үсәсен-төн үсә” дигәндәй биредә  “Ворлдскиллс” дөнья чемпионатына багышланган “Эшче” чәчәк-сыннары пәйда булды. Гаҗәп мәгънәле композиция. Дөньяның тоткасы - эшче, аңа чәчәктән дә һәйкәл куерлык шул.

Казанда Меңьеллык мәйданында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын урнаштырылды. Күләмле чәчәк композицияләренең биеклеге 3 метрны тәшкил итә.
Фигуралар берьеллык үсемлекләрдән ясалган, йөзләре, кул чуклары һәм күзлекләре металлопластикадан эшләнгән. Кичке вакытта фигуралар яктыртылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклары уңай бәяләделәр, алар Алмаз һәм Алтын фигуралары янында актив рәвештә фотога төшәләр. «Шәп композицияләр. Казан тагын да ныграк чәчәк ата һәм чәчәкләргә күмелә. Мин, һичшиксез, WorldSkills чемпионаты ачылу тантанасына барачакмын, ә әлегә талисманнар фонында төшкән фоторәсемнәргә карап сокланам», – дип тәэсирләре белән уртаклашкан Казанда яшәүче Алсу Хәбибуллина.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан Кремле диварлары янында зур шарлар һәм йөрәк рәвешендәге аркалар формасындагы чәчәк композициясе урнаштырылган иде.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading