16+

Аннан елына 60 мең кеше үлә: бакчачылар ташлап киткән эт һәм мәчеләр ул авыруга сәбәпче булырга мөмкин

Ел саен дөньяда уртача 60 мең кеше котыру авыруыннан үлә. Аларның 30 меңе Азия, Кытай, Һиндстан илләре кешеләре.

Ел саен дөньяда уртача 60 мең кеше котыру авыруыннан үлә. Аларның 30 меңе Азия, Кытай, Һиндстан илләре кешеләре.

Россиядә якынча 10 кеше котыру чире белән авырый. Бөтендөнья котыру авыруы каршы көрәш көне уңаеннан узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова шулай дип белдерде.

– Татарстанда котыру чире белән авыруның соңгы очрагы 2014 елда булды. ГОАга барган турист аннан котыру чирен эләктереп кайткан иде. Чит илгә баргач котырган җәнлекләр тешләсә, шунда ук медицина ярдәме күрсәтүләрен сорагыз. Югыйсә соңга калуыгыз бар. Һиндстанда бер туристны маймыл тешләгән булган. Ул берничә вакцинаны анда кадаткан иде, дәвалану процедурасын монда кайткач дәвам итте. Әгәр дә сезгә һөҗүм иткән, тешләгән җәнлеккә котыру чиренә каршы вакцина кадаткан булу-булмавы билгеле түгел икән, алты курс вакцинация үтәсе була. Сезне тешләгән җәнлекне күзәтеп тору мөмкинлеге булса, ул ун көндә үлеп китмәсә, өч привикадан торган курс кына үтәсе була, – дип сөйләде ул.  

Луиза Борисова көз көне күп кенә бакчачыларның эт һәм мәчеләрен үзләре белән аласы килмичә шунда калдыруларын һәм бу да котыру чире таралуда сәбәп булырга мөмкинлеге турында да ассызыклап үтте. Үзләре белән алмасалар, махсус приютларга тапшырсыннар иде дигән теләген дә җиткерде.  

Котыру чире кыргый төлкеләрдән күчә

Быелның тугыз аенда республикада котыру авыруының 14 очрагы билгеле. Узган елны 24 очрак теркәлгән булган. Анализлардан күренгәнчә, авыруларны таратучыларның 80 проценты кыргый җәнлекләр, этләр.
 Бу саннарны чагыштырмача югары дип әйтеп булмый. Соңгы дүрт елны алып караганда йорт хайваннары һәм терлекләрнең котыру чирен эләктерүе 25 тапкырга кимегән.

Татарстан Министрлар Кабинеты Ветеринария буенча баш идарәсенең инфекцияле авыру хайваннар һәм аларга каршы эпизоотик чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр иткәнчә, иң күп очрак 2009 елда күзәтелгән, ул елны 373 авыру очрагы теркәлгән. 2015тә – 317, 2016 – 20, 2017дә – 18, 2018дә – 24, быел исә әлегә 14 очрак.

Идел буе төбәкләре арасында котыру чире иң күбе Удмурт республикасында күзәтелгән. Аннан кала Пенза, Саратов, Самара, Татарстан бишенче урында.

– Котыру чире күп очракта кыргый төлкеләрдән күчә. Аларның организмы вирусларга аеруча сизгер, инфекцияне тиз йоктыралар. Шуңа өстәп, инкубация чоры 275 көнне тәшкил итәргә мөмкин, – диде ул.
Котыру чирен булдырмас өчен республиканың бөтен район-шәһәрләрендә йорт хайваннарына бушка вакцина ясыйлар. Авыл җирләрендә терлекләргә вакцина ясатуны контрольдә тотып була, ә менә шәһәрдә бөтен эт яки мәчеләргә дә вакцина кадала дип әйтеп булмый, барысы да аларның хуҗаларының намусыннан тора, ди белгечләр.

Белеп тор!

Роспотребнадзор котыру чирен кисәтүнең төп кагыйдәләрен искә төшерә:
Кеше чирне авыру хайваннар тешләгәч яки тырнагач, шулай ук авыру хайван төкрегенә буялган әйберләрне тоткач йоктырырга мөмкин. Кеше котыру чирен авыру хайванның селәгәе авыз, күз, борын куышлыгының лайлалы тышчасына эләгүе аркасында йоктыруы ихтимал.
Бу чирне вакцинопрофилактика, кыргый һәм күзәтүчесез хайваннар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгәндә булдырмый калырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр кыргый хайваннар белән якын элемтәгә кермәскә һәм балаларга әлеге кагыйдәне аңлатырга киңәш итә.
Әгәр дә кешене котыру чирен йоктырган хайван тешләсә, яраны һәм хайванның селәгәе эләгә алган барлык урыннарны 15 минут дәвамында сабын эремәсе белән, аннары агып торган су белән юарга һәм травмпунктка мөрәҗәгать итегез. Кешене вакытында ясалган антирабик вакцина гына котыру авыруыннан коткара.
Йорт хайванына ел саен аңа котыру чиренә каршы прививка ясатыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading