Ягулык станциясенә килеп туктауга, каршыма бер әби килеп басты. Ак яулыгын матур итеп туздырып бәйләгән, китапларда язганча, чын татар әбисе бу. Шәһәрдә ярымшәрә киенеп йөргән хатын-кызлар арасында шундый матур татар әбиләрен күрсәң, күңелгә рәхәт булып китә. Өстенә Брежнев заманында алган зәңгәр джемперын киеп куйган, аягында йомшак «домашний» - башмаклар, кулына...
- Улым, тормышыбыз начар, без дөрес юлдан бармыйбыз, акылыбызга килергә соң түгел әле, менә бу китапларны сиңа бирәм, укып кара... - ди әбекәй.
Әй, булмады бу... Кирәкмәгән кеше белән бәхәсләшеп вакытымны әрәм итәргә яратам, югыйсә ничә тапкыр үземә сүз биргәнем бар, тик тукран тәүбәсе шул буладыр, шушы гадәтемне ташлый алмыйм инде. Әлеге әби белән бәхәсләшеп торырга вакытым да, теләгем дә юк иде, тизрәк кассага юнәлдем. Компьютер дигән шайтан тартмасы ватылып, шуны вирустан арындырып утырып күзләр әлҗе-мелҗе килә башлаган иде. Башка вакытта теге әбине «чеметеп» алган да булыр идем әле, юк белән баш катырганы өчен. Вирус дигәннән, бүгенге көндә һәркөнне йөзләгән вирус уйлап табыла икән. Бу юлы «Троян» дигәне эләкте. Бик зәһәр, куркыныч вирус ул. Юкка гына шундый исем бирмәгәннәрдер. Тарихны укып беләбез: борынгы заманнарда крепостьны штурмлаганда агачтан зур ат ясап, шуның эченә сугышчылар кереп утырган. Саклаучылар атны эчкә керткәч, тегеләр, төнлә чыгып, дошманга тылдан һөҗүм иткәннәр. Әлеге вирус та шулай, системага кереп урнаша, үзенең барлыгын башта сиздерми дә. Бераздан соң тарала, системаны җимерә башлый.
Шуның белән баш каткан вакыт, ягулыкны салып, тизрәк китәргә җыендым, әмма теге әби тагын килеп басты. Дөрес юлдан барырга өнди, китаплар тәкъдим итә. Күргәнем бар минем ул китапларны. Чат саен димәсәң дә, күп җирдә очратырга була хәзер әлеге «дөрес юлга» өндәүчеләрне. Гадәттә, алар урамда ялгызы гына барган узгынчыларны туктаталар, теге исенә-акылына килеп өлгергәнче, әллә ниләр сөйләп бетерәләр, кулына зәвык белән эшләнгән китапларын тоттырып китәләр. Аларга каршы сүз әйтә башласаң, бише белән җавап кайтарып, үзләренекен такылдауларын беләләр. Син аңа әйттең ни, әйтмәдең ни, әйтерсең лә алар күзгә күренми торган ниндидер тышча белән капланган. Гипнозланганмы болар, әллә зомбилармы? Әлеге әби дә шуларның берсе, ягъни икенче төрле әйткәндә, секта вәкиле.
Секталар күптөрле, аларның төгәл саны билгесез. Әлеге кармакка күп очракта яшьләр, ихтыяр көчсез, дин өлкәсендә белемнәре чыпчык тезеннән булганнар гына каба, диләр. Совет чорында диннән тәмам читләшкән, нигезендә бер тапкыр да бисмилла әйтелмәгән гаиләдә туып үскән яшь буын, алда әйтелгән сектантлар пропагандасына бирелеп, аларның төсле матур китапларын укып җенләнеп, үзе дә сизмәстән, шуларның берсе булып китә. Белеме сай булганнарның аңын томаларлык кына сүзләр бар ул китапларда. Беркатлылар кайда ялган, кайда дөрес икәнлеген абайламый да кала. Шул ук вакытта сектантлар арасында эшмәкәрләр, төрле дәүләт органнарында югары урыннар биләүчеләр, бөтенләй үк бисмилласыз булмаганнар да бар. Болар ничек эләгә әлеге кармакка? Берәүләр бәхетсезлеккә юлыга, икенчеләре төшенкелеккә бирелә, ә сектантлар мондый мөмкинлекне кулларыннан ычкындырмый. Алар матди ярдәм күрсәткән була, «күңел тынычлыгын табарга булышырга» әзер торучылар янына чакыра. Ярдәм дә итә алар - кемгә акча белән, кемгә әхлакый яктан. Тик бушлай сыр капкында гына була, иртәме-соңмы, үзең алганны кире кайтарырга кирәк һәм артыгы белән...
Секталар күп, һәркайсының үз юнәлеше, үз кагыйдәләре. Кайберәүләрендә тәмәке тартырга, аракы эчәргә, икенчеләрендә дәүләт эшендә эшләргә, сектада булмаганнар белән гаилә корырга, кул биреп исәнләшергә ярамый. Кайберләре аерым прическа йөртә, кулларына тамгалар ясый, шул сектада булмаганнар белән җенси якынлык кылмый, алар, җыелышып, бөтенесе бергә җенси уеннар уйныйлар. Икенче бер сектада, кеше бер килеп эләккәч, аннан кире чыгу юк, йә ул анда кала, йә аны үтерәләр. Күбесе пирамида принцибы буенча эшли - сектага кергән кеше үзе белән тагын берничә кешене «кодаларга» тиеш.
Секталар нилектән барлыкка килә? Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Аларның бөтенесе диярлек коммерция белән бәйле. Танылган секталарның берсе - саентология чиркәвенә нигез салучы Хаббард болай дигән: «Күп акча эшләүнең иң җиңел юлы - яңа дин уйлап табу». Психик көчләүгә дучар булган секта вәкилләре хуҗаларга ясак түли, хәтта йорт-җирен, фатирларын сатучылар да бар. Алар, әлбәттә, үзләренең укытучыларыннан башка берәүне дә белми, төп хуҗаларның башка илдә, диңгез буендагы виллаларда яшәп ятканын уена ялгыш та кертеп карамый. Алар дөрес тормыш төзү өчен «чын Алла» исемен эзләү белән агуланган. Шулар белән беррәттән, фанатлар һәм экстремаль кызык яратучылар да очрый. Аларның башкалардан аерылып торасы килә, төрле кагыйдәләр уйлап чыгара һәм башкаларны үзенә ияртә, чөнки аңа табынып, аның эшләгәнен хуплап торучылар кирәк.
Һәм тагын берсе - бу сәяси максаттан чыгып эшләнелә. «Йәгъфә (Иогово) кардәшләре» һәм кайбер башка секталар мөселманнарны таркату һәм аларны бетерүгә юнәлдерелгән. Белгәнебезчә, Җир йөзендә мөселманнарның арта баруы күпләргә тынгылык бирми һәм аларның санын киметү, аларны бүлгәләү-таркату, бер-берсенә каршы кую өчен төрле алымнар уйлап табыла. Өстәлгә рәттән тезеп куелган домино кебек: аларның һәрберсен аударырга кирәкми, берсен этеп җибәрсәң, калганнары үзләре ава. Безнең халык та шулай: бу коткыга бирелеп китеп, аңа чын күңелдән ышана һәм башкаларны да упкынга өстери. Икенче төрле әйткәндә, озак вакытка исәпләнгән шартлаткыч.
Әлеге секталарның күбесе Америка яки Көнбатыш Европа илләрендә барлыкка килгән, тик бөтен гаепне дә аларга гына тагу дөрес булмас иде. Үзебездә үк, шул исәптән татарда да шундый хәрәкәтләр бар. Исламга каршы килүче әлеге хәрәкәт вәкилләре үзләрен сектантлар дип атамыйлар. Тик мәҗүсилек шаукымына бирелгән, үзләренә генә хас йолалар башкаручы бу адәми затларны башкача ничек йөртәсең? Әйтик, җыеннар үткәреп, сарыклар суеп, шул сарыкның йөрәген тотып учак аша сикерүләр, кан эчүләр... Әйе, әйе, болар Африкада яшәүче кыргый халык түгел, ә безнең янәшәдә яшәп ятучы кан кардәшләребез, икенче төрле әйткәндә, болар үзләре утырган ботакка балта белән кизәнүчеләр. Алар фикеренчә, бу ниндидер «мөгез чыгару» түгел, ә чын асылыбызга кайту. Әллә нинди тарихи фактлар китереп, үз фикерләрен бастырыклап та куялар әле. Имеш, безнең борынгы болгар бабаларыбыз исламны кабул иткәнче, аларның дәүләтен берәү дә басып алмаган.
...Компьютерга эләккән вирусны да вакытында күреп алсаң, аннан котылып була, тик менә «Троян» кебекләрен тиз генә табып та, бетереп тә булмый. Компьютер «җанын» эчтән кимереп тәки яши, каһәр!
Комментарийлар