«Аракыга бәя тагын артачак икән», - дигән сүз халык арасында күптән йөри иде инде. Әле аракы иске бәядән сатылса да, тиздән аның 0,5 литрлы бер шешәсе ким дигәндә 199 сум тора башлаячак. 2014 елның 1 гыйнварыннан бу турыдагы документ көченә керде инде. Бәяләр күтәрелү спиртка, шулай ук газ һәм электр...
«Аракыга бәя тагын артачак икән», - дигән сүз халык арасында күптән йөри иде инде. Әле аракы иске бәядән сатылса да, тиздән аның 0,5 литрлы бер шешәсе ким дигәндә 199 сум тора башлаячак. 2014 елның 1 гыйнварыннан бу турыдагы документ көченә керде инде. Бәяләр күтәрелү спиртка, шулай ук газ һәм электр энергиясенә тарифлар артуга да бәйле. Исәпләүләрдә төп чимал булган бодай, арыш, арпа һәм виноград бәяләре үсү дә чагылыш тапкан.
Кулланучыларны сыйфатсыз алкогольдән саклау максатыннан, аракыга бәяне минималь итәргә кирәк, дигән фикердә белгечләр. 245 сумнан да арттырырга ярамый аны. 2014 елда аракыга бәя ике тапкыр күтәреләчәк: гыйнварда һәм 1 августтан. Гыйнварда күтәрелгәне 0,5 литр аракы өчен 199 сум булса, августтан 220 сумга кадәр җитәр дип көтелә.
PS. Россиядә көчле алкогольгә минималь бәяләр 2009 елдан билгеләнә башлады. 2013 елда аракыга минималь бәя 0,5 литр өчен - 170, коньяк өчен - 280, бренди өчен исә 250 сум куелган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар