Армиядә хезмәт итеп кайткан һәр егерменче егет югары уку йортына бакалавриат яки специалитетка махсус квоталар буенча бушка укырга керә ала. Моның өчен командир рекомендациясе генә кирәк булачак. Оборона министрлыгы «РФдәге мәгариф турында»гы һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында»гы законнарга төзәтмәләр әзерләгән. Квоталарның күләмен Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләячәк. Төзәтмәләр кертелә калса,...
Армиядә хезмәт итеп кайткан һәр егерменче егет югары уку йортына бакалавриат яки специалитетка махсус квоталар буенча бушка укырга керә ала. Моның өчен командир рекомендациясе генә кирәк булачак. Оборона министрлыгы «РФдәге мәгариф турында»гы һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында»гы законнарга төзәтмәләр әзерләгән. Квоталарның күләмен Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләячәк. Төзәтмәләр кертелә калса, квоталардан һәр елны 15 мең хәрби хезмәткәр файдалана алачак. Хәзерге вакытта исә армиядә хезмәт иткән егетләр дәүләт вузларының әзерлек бүлекләренә генә керә ала. Киләчәктә исә хәрби ведомство бу практиканы вузда уку буенча да кертергә уйлый. Моның белән бергә, командирлар бирәчәк рекомендацияләргә контроль дә көчәйтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар