Шәһри Казан

Ашаган белми, тураган белә

«Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы уздырыла башлауга да биш ел тулган икән. Әбиләр әйтмешли, әле кайчан гына «туган» иде дә, кайчан гына тәпи йөреп киткән иде. Биш ел дәвамында бөтен җир шары буйлап моңлы татар балаларын барлаучы конкурска беренче елларында ныклап торып ышанмадык та шикелле. Азмыни бездә башланып...

Һәр нәрсә финанс кыенлыгына, үз эшенең фанатлары булмауга барып тоташса, бисмилла белән башланган ниятләргә дә чик куела шул ул.
«Татар моңы» конкурсы ул яктан шул үз эшенең фанатлары булу белән бәхетле. Конкурсны оештыручыларның берсе - Салават әйтмешли, инде җыр сәнгате тупикка йөз тота башлаган вакытта «Татар моңы» югарылыгындагы конкурс уздыру күпләргә зур этәргеч бирде. Яшь буында милли үзаң, хәзинәгә тиң җыр байлыгыбызга хөрмәт тәрбияләү эшендә башлап йөрүчеләр шактый булды, шөкер. Конкурсның беренче елыннан башлап, аны үз баласыдай кабул иткән оештыручылар әлеге эшнең никадәр вакыт, түземлек таләп иткәнен үзләре генә беләдер. Ел дәвамында төбәкләр буйлап яшь талантлар эзләү, зона турлары аша аларга бәя бирү, аларны Казанга туплау, икенче-өченче турдан узганнарны Гала-концертка әзерләү... Ашаган белми, тураган белә шул ул. Бармакка бармак та сукмаган кайберәүләр алай да авыз тутырып, ел саен кирәк түгел мондый чара, дип тә әйтеп торса әле!..
Кирәк шул, ел да кирәк бу чара. Әнә шул ел да уздырылуы белән ул татар мохитенә тулаем үтеп керә алды да инде. Үзебезнең республикада гына түгел, чиктәш-тугандаш республикалар белән чит төбәкләр дә «уянды», үзләрен формада тота башлады кебек. Шулай булмаса, каян ел саен табылып торыр иде дә ул матур тавышлы яшьләр, җиңәр өчен өчәр-дүртәр ел рәттән катнашып, лауреат исемен алып кайтып китүчеләр. «Татар моңы» үзе бер мәктәпкә әверелде: җиңмәдем инде, дип күңел төшермиләр бит, кабат-кабат, әзерлек белән килә җиңәргә теләүче үҗәтләр! Җиңәләр дә - Ходай биргән талантың янына тырышлыгың гына булсын, хөкемдарлар аны күрә белә.
Күптән түгел узган өченче тур - «Татар моңы-2013» яшь башкаручыларның V Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу концертында да булды андыйлар. Кайберләре турында жюри әгъзалары: «Болар безнең белән бергә картайды инде», - дип шаяртып та алды. Өченче турга узган талантлар да ике кул бармагына гына сыеп бетәрлек түгел иде, шөкер. Тавышы булып, әзерлеге, моңы булмаганнар да юк түгел анысы - җәмгысы 30 төбәк катнашкан конкурс өчен бу да гадәти күренештер. Әмма талантлар җитәрлек! Классикларыбыз һәм халык җәүһәрләрен йөрәкләреннән моң итеп саркыткан андыйлар өчен уч төбе янганчы кул чаптык, билгеле...
Жюри бәяләре белән килешмичә, залдан ук әрләп утыручылар да булмады түгел. Анысы аңлашыла да кебек: без - тамашачы, алар - профессионал, дигәндәй. Концертта иң соңгы булып чыгыш ясаган жюри рәисе Салават ул ризасызлыкларга аңлатма да биреп китте: «Бездә иң гадел хөкемдарлар. Бер-ике кеше генә утырса, тамашачыда шик булыр иде әле ул. Әмма монда уннан артык кеше, беркем дә юрганны үз ягына тартмый - бәяне үз күзлегеннән чыгып гадел куя».
«Татар моңы» конкурсының финал өлеше - Гала-концерт 12 декабрьдә Г.Камал театрында узарга тиеш. Өченче тур җиңүчеләре һәм оештыручылар җиң сызганып концертка әзерлеккә керешсә, без исә алдан ук билет мәсьәләсен кайгыртып куйыйк, җәмәгать.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: