Җәй әле башланмаган да, ә Россиядә инде хәзердән үк урман янгыннары белән бәйле катлаулы вазгыять урнашкан. Урманнарга ялкын телләре «үрмәләвенә», беренче чиратта, җылы, коры һава торышы сәбәпче.
13 майга булган мәгълүматларга караганда, ил территориясендәге урманнарда 6658 янгын очрагы теркәлгән, аларда 729 мең гектар мәйдан зыян күргән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны 3 тапкырга арткан, аның территориясе 5 тапкырга зурайган. Әлеге күңелсез саннарны ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев яңгыратты.
Идел буе федераль округында да вазгыять уйландырырлык. Быел май уртасына инде урманнарда 91 янгын очрагы теркәлгән. Пермь краенда, Киров белән Ульяновск өлкәләрендә һәм Башкортстанда хәл аеруча катлаулы. Татарстанга килгәндә, соңгы өч елда безнең территориядә, шөкер, урман массивларында янгын чыкканы юк. Урман хуҗалыгы министры моны, җәй бик коры килгән 2010 ел сабакларын өйрәнеп, профилактика чараларын көчәйтү нәтиҗәсе дип аңлата.
Билгеле булганча, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, быел 20 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Министр Наил Мәһдиев, Татарстан янгын куркынычы зур булган чорга тулысынча әзер, ди.
Шулай да, соңгы елларда урман янгыннары булмауны хәлнең бөтенләй яхшыруы дип аңларга ярамый. Наил Мәһдиев игътибарны республикада урман янгыннарының дүрт еллык цикл белән кабатлануына юнәлтте. 2002, 2006, 2010 еллар тәҗрибәсе шуны раслый. Шуңа күрә быел да урман янгыннарының кабатлану ихтималы бар, дип кисәтә ул. Өстәвенә, хәзер республика территориясендә кы-зу һава торышы саклана. Синоптиклар кызу көннәрнең бу атна ахырына кадәр сакланачагын фаразлый. «Урман янгыннарында һава торышын гаепләргә була, ләкин күп очракта аларны кеше факторы китереп чыгара», - ди урман хуҗалыгы министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар