16+

Австриялеләр Татарстанны кәсеп итәргә өйрәтә

2013 елда Татарстанда булып киткән туристлар республика казнасына 8,3 млрд сум акча керткән. 2012 елда керем 6,8 млрд сум булганлыгын исәпкә алсаң, үсеш сизелә. 2025 елга исә, табышны бермә-бер арттырып, 68,5 млрд сумга җиткерергә ниятлиләр.

Австриялеләр Татарстанны кәсеп итәргә өйрәтә

2013 елда Татарстанда булып киткән туристлар республика казнасына 8,3 млрд сум акча керткән. 2012 елда керем 6,8 млрд сум булганлыгын исәпкә алсаң, үсеш сизелә. 2025 елга исә, табышны бермә-бер арттырып, 68,5 млрд сумга җиткерергә ниятлиләр.

Әлеге санны «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Австриянең «Kohl&Partner» компаниясе вәкиле Кристофер Мартин Хинтереггер яңгыратты. Чит ил кунагы Казанда Татарстанда туристлыкны җәелдерү буенча мастер-план тәкъдим итте. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының туриндустрия бүлеге җитәкчесе Артур Габдрәшитовның сүзләренә караганда, мастер-план республика җитәкчелегенә юлланган, хәзер ТР Хөкүмәтенең сүзен көтәләр.
Кристофер Мартин Хинтереггер тәкъдим иткән мастер-планда Татарстанның туристлык буенча ни өчен алдынгы урынга чыга алмавының сәбәпләре дә күрсәтелгән иде. Алар арасында республика турында читтә аз белүләре, Казаннан кала, башка шәһәрләребездә туристларны кызыктырырлык урыннар булмавы һәм әлеге төр бизнес үсешенә акча аз бүлеп бирелүе бар. Очрашуда маркетинг алымнары, бренд кебек төшенчәләр еш яңгырады. Австрия кунагы фикеренчә, маркетингтан качып кына бер юнәлешне дә үстереп булмый.
«Kohl&Partner» компаниясе күзаллавынча, Татарстан туристлыгы төп өч элементка корылырга тиеш: Казан, Идел һәм татар мәдәнияте. Мастер-планда безнең республикага туры килердәй 11 проект күрсәтелгән иде. Әйтик, Австрия компаниясе милли бәйрәмебез Сабан туен халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тәкъдим итә.
Хәзер Татарстанга куна килүче туристлар саны башлыча шифаханәләр хисабына тулылана икән. Менә 2025 елга туристлыкның шәһәр, мәдәни һәм эшлекле сәфәр кебек юнәлешләрен дә үстерергә ниятлиләр. Аңлашыла ки, моның өчен өстәмә кунакханәләр булдырырга, күңел ачу паркларының санын арттырырга кирәк.
Әлегә Татарстан куна килүчеләр саны буенча Россия объектлары арасында сигезенче урында. Киләсе 2-5 елда республикага башлыча Россия төбәкләреннән туристлар килсә, соңрак Европа һәм БДБ илләре, шулай ук Кытай кунаклары да кушылыр, дип фаразланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading