16+

Автобуста «йоклап» барма, тотынып бар

Казанда узган ел җәмәгать транспортында 115 пассажир төрле авырлыктагы имгәнүләр алган, шуларның 61е – салонда егылучылар.

Автобуста «йоклап» барма, тотынып бар

Казанда узган ел җәмәгать транспортында 115 пассажир төрле авырлыктагы имгәнүләр алган, шуларның 61е – салонда егылучылар.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды. Анда җәмәгать транспортын идарә итүчеләргә хезмәт хакын пассажирлар йөртү планы күрсәткечләренә бәйсез рәвештә хисаплау мәсьәләсе каралды.

Башкалада узган ел җәмәгать транспорты 259,9 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән.

– Автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар видеорегистраторлар белән җиһазланган, ә 864 транспорт чарасының кабинасына һәм салонына видеокамера куелган, – диде транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков. – Җәмәгать транспортында 1942 кеше эшли, тагын 218 йөртүче кирәк. Автобус, троллейбус һәм трамвай йөртүчеләрнең 26,5 проценты – чит ил кешеләре.

Комиссия утырышында Айдар Абдулхаков транспорт йөртүчеләрнең хезмәт хакын план үтәлешеннән азат итү тәкъдиме кертте. Денис Калинкин әлеге тәкъдимне хуплады.

– Хөрмәтле пассажир йөртүчеләр, сез билет бәясен 32 сумга җиткерүне сорадыгыз, ләкин Тарифлар буенча комитет 27 сумга гына күтәрү турында карар чыгарды. Сез хәтерлисез, билет бәясе өч ел үзгәртелмәде, ә запас частьлар бәяләре артты, инфляция үсте. Сезнең исәп-хисаплар икътисади яктан караганда дөрес, әмма икътисад юлларда кагыйдәләрне һәм тизлек режимын бозуларга җирлек булырга тиеш түгел. Билет бәясе нинди генә булган очракта да, без йөртүчеләрдән имин хәрәкәт һәм пассажирларга культуралы хезмәт күрсәтүне таләп итәчәкбез, – диде Денис Калинкин.

Айдар Абдулхаков җәмәгать транспорты тукталышларын җиңел автомобильләрдән арындыруда ЮХИДИ хезмәткәрләреннән ярдәм сорады. Ул «Тукай мәйданы», «Полет» кафесы», «Вещевой рынок», «Мәүлетов», «Татарстан», «Спортның су төрләре сарае» тукталышларында хәлнең аеруча кискен булуын искәртте.
 
Узган ел җәмәгать транспорты катнашындагы аварияләр, 2017 ел белән чагыштырганда, 8 процентка кимегән, ягъни 125тән 115кә төшкән. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе белән «ПАТП-4» күрсәткеч «тәгәрмәченә» таяк «тыккан», аларда авария арткан.

– Әлбәттә, хәрәкәт тыгызлыгы, тизлекне сакламау – аварияләр чыгуга сәбәпче. Тик җәмәгать транспорты салоннарында күп кенә пассажирлар тоткычларга тотынмыйча бара, – дип, мондый гамәлнең хәвефле булуын кисәтте Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков.

Кызганыч, җәмәгать транспортында яшьләрнең һәм урта яшьтәгеләрнең кайберләре өлкәннәргә урын бирми. Әдәплелек кагыйдәләрен һәммәбез дә үтәсәк, җәмәгать транспортындагы имгәнүләр 8 процентка гына түгел, ә 18, хәтта 28 процентка кимер иде. Тәбәнәк идәнле автобусларның конструкциясе инвалид арбасына яраклаштырылды, ләкин салондагы баскычлар яки кискен авышлыклар пассажирлар өчен «сират күпере»нә әверелде. Кышкы айларда автобус эчендәге юеш авышлык икеләтә куркыныч тудыра.

Узган ел җир өсте юл кичүләрендә 711 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Игорь Новиков шәһәр башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясеннән җәяүлеләр юл кичүләрен яхшырак яктырту мәсьәләсен хәл итүне сорады. Ул шулай ук юл чатларында һәм тукталышлар кырыйларында алынмый калдырылган кар өемнәренең дә юл хәрәкәтенә комачаулык тудыруын, авария тудыру ихтималын искәртте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев аңлатканча, бу таләп юл хуҗалыкларына җиткерелгән.

Җәмәгать транспортында иминлекне ныгытуда һәркайсыбыз катнаша ала. Автобус шоферларының «Казан-Дакар» һәвәскәр узышы мисаллары, теге яки бу тукталыш читендәге кар өемнәре турында «Открытая Казань» сайтына һәм җәмәгать транспорты салоннарына беркетелгән телефоннар аша транспорт комитетына хәбәр бирү генә сорала.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК куркыныч шул .автобуслар узыша башласа .тотынырга да элгермисен .БИК эйбэт булган шундый карар чыккан .

    Мөһим

    loading