16+

«Автомәйданчыкта күзәтүче юк дип түләми калмагыз»

Казанның административ комиссияләре узган ел 91 мең 48 беркетмә тутырган. Административ кагыйдәләрне бозган өчен 196 миллион сум штраф түләттерелгән инде.

«Автомәйданчыкта күзәтүче юк дип түләми калмагыз»

Казанның административ комиссияләре узган ел 91 мең 48 беркетмә тутырган. Административ кагыйдәләрне бозган өчен 196 миллион сум штраф түләттерелгән инде.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әлеге саннарны Казанның административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча идарә җитәкчесе Артур Мөхәмәтшин әйтте. Иң күп административ эшләр (53300) шәһәрнең транспорт буенча комитетыннан кергән.

– Башкалада автомобильләрне куеп тору өчен муниципаль мәйданнарның тагын да киңәйтелүе административ эшләр санын да арттырды. 2015 елда 1250 машина-урын булса, быелның гыйнварына аларның саны 4401гә җитте. Муниципаль мәйданчыклар оештыру шәһәр үзәген автомобиль транспортыннан бушатырга ярдәм итте, - диде Артур Мөхәмәтшин.

Казан үзәгендәге урамнарда, хәтта, үзәктән шактый читтәге урамнарда һәм мәйданчыкларда да автомобильне вакытлыча куеп калдырганда тирә-юньдәге белдерүләргә игътибарлылык сорала.

Муниципаль автомәйданчык дигән язу күрсәгез, шундагы банкоматта яки телефон аша түләү зарур. Муниципаль машина-урыннан файдаланган өчен 15 минут эчендә түләмисез икән, сез штрафка эләгәсез. “Муниципаль автомәйданчыкта күзәтүче юк, түләмим”, - дип, китеп бармагыз. Видеокамералар, муниципаль автомәйданчыклардагы техник җайланмалар һәр эш-адымны терки. Инспекторлар, шулай ук актив гражданнар яшел зонага (чирәм өстенә) куеп калдырган машиналарны да фотога төшереп ала. Димәк, штраф киләсен көт тә тор.

- Кешеләрнең 70 проценты административ штрафларны ирекле рәвештә үзләре түләп бара. Административ комиссияләр билгеләгән штрафның законлы көче - ике ел. Ләкин, штрафны түләмим, дип уйлау хата. Түләмәгән штрафларны суд приставлары барыбер түләттерә. Шунлыктан, эшне мөлкәтеңә арест салынуга кадәр җиткермәвең хәерле, – дип искәртте Артур Мөхәмәтшин.

Административ комиссияләр штрафлары турында Казан мэриясенең интернет-порталында белешеп була. Моның өчен ЕСИАда авторлыкны теркәү һәм шәхси кабинет аша керү зарур.

Узган ел Казандагы яшел зонага инвентаризация үткәрү ягъни агачларның исәбен алу, яшеллекнең нинди рәвештә булганлыгын теркәү башланган. Бу гамәл, әгәр берәр предприятие яки кеше шәһәр эчендәге яшел зонага зыян салса, шул зыянны документаль рәвештә раслау өчен кирәк.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading