Узган ел энем өйләнде дә килен белән авылда төпләнеп калдылар. Шәхсән үзем моңа бер яктан сөендем, чөнки әнигә иптәш, ярдәмче бар. Алар төп йортта булгач, безнең дә күңел тыныч, нигезгә кайтып керүләре тагын да күңеллерәк. Шәһәрдә фатир арендалап торганчы, рәхәтләнеп үз йортыңда яшисең. «Булдырам!» - дип яшәүчеләрнең авыл йортлары да...
Энем авылда малчылыкта эшли. Үзебездә дә абзар тулы мал-туар, тавыгы, казы - барысы да бар. Фермерлыктан бер дә ким түгел. Энем булмаса, әни аларның барысына да каян азык юнәтеп җиткерсен дә асларын карап өлгерсен?! Авылда алар кебек яшьләр күп түгел, әмма гел юк дип тә әйтеп булмый. Тырышалар, йортлар тергезәләр, эшлиләр. Халык әйтмешли, эше барның ашы да бар. Агрофермада эшләүчеләрнең хезмәт хакында бер-ике айга тоткарлыклар булса да, акчалары начар түгел. Алда язганны кабатлыйм: бик тырышлар, матур йортта яшиләр, чит ил машинасында җилдерәләр. Ләкин, икенче яктан, яшь кеше буларак, көнне төнгә ялгап эшләүче энем дә кызганыч, чөнки боларны булдырыр өчен, никадәр хезмәт, көч түгелгәнен бик яхшы белеп-күреп торабыз бит. Эш сәгатьләре җәй көне дүрттән башланып, караңгы төшкәнгә кадәр дәвам итә. Агропредприятиедәге эшен бетергәч, абзардагы мал-туарны да карыйсы бар. Авылда, шәһәрдәге кебек, ял көннәре юк, календарьдагы кызыл саннар аларга кагылмый. Ә яшь кешенең дөнья да күрәсе, тегендә-монда да барасы, ял да итәсе килә. Бездә берничә көн кунак булып киткән энемнең: «Апа, вәт шәһәр халкы яшәп тә карый инде. Эшен дә эшли, ял да итә, тәмле ашый-эчә, концертына да, театрына да йөри, чит илләрен дә күрә», - дигән сүзләре истә калган.
Авыллар тарала, яшьләр шәһәргә агыла, эшләргә теләүче юк. Бу сүзләрне без бүген адым саен ишетәбез. Әмма аларны шәһәргә җибәрмәс өчен, республика җитәкчелеге, район хакимияте башлыклары һәм авыл җирле үзидарәсенең рәисләре тарафыннан нинди конкрет эшләр эшләнә яки эшләнергә тиеш соң? Сер түгел, яшьләр - ялкау, дип торсалар да, үзләреннән торганны эшләргә, булышырга атлыгып тормыйлар, тиешлесен дә «мә!» дип китереп бирергә ашыкмыйлар. Мәсәлән, энемнең кызы Чулпанга инде биш ай. Ә бала туу белән үк бирелергә тиешле акчаны әле булса ала алганнары юк. Бүгенге сәхифәдә дә без яшь гаиләләр катнашырга мөмкин булган программалар һәм аларга нинди ярдәм каралган, гомумән, алар күпме - шуларга ачыклык кертергә тырышырбыз.
Йорт салуның ние бар?
Авылда төпләнеп калган яшьләр йорт салган вакытта федераль программа тарафыннан гамәлгә ашырыла торган субсидияләр алганлыгын ишетеп беләбез. Шул хакта безгә тәфсилләбрәк ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге белгече Гөлсинә Рәфисовна Галимуллина аңлатты. Аның сүзләре буенча, бүген авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләргә салынган (сатып алынган) йортның 70 проценты күләмендә социаль түләү тәкъдим ителә. Әлеге программа ТР Министрлар Кабинеты раслаган документ нигезендә (№ 511, 2009 елның 20 июленнән) тормышка ашырыла. Моның өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
- авылда даими яшәү яки яшәргә теләк белдерү;
- бер гаилә әгъзасының яше 35 яшьтән артмаска тиеш;
- яшәү шартларын яхшыртырга мохтаҗ икәнлеген тану;
- агросәнәгать комплексы оешмасында яки авыл хуҗалыгының социаль өлкәсендә эш килешүе буенча биш елдан да азрак эшләмәү;
- йортны салыр (сатып алыр) өчен торакның 30 проценты күләмендә гаиләнең үз акчасы булуы.
Әлеге социаль түләүне гражданин авылда әзер булган торакны сатып алуга, шәхси торак төзелеше объектын булдыруга, күпфатирлы торак йортны төзүдә өлешләп түләү программасында катнашу юлы белән фатир сатып алуга тота ала.
Тагын бер яңалык, 2014 елдан «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетында бу программа буенча карар әзерләнә. Ул шулай ук йорт салу (сатып алу) өчен субсидия тәкъдим итүне күздә тота һәм 2020 елга кадәр тормышка ашырылыр дип планлаштырыла.
Тырышкан - табар
Федераль программалардан тыш, яшь гаиләләргә республика күләмендә, район хакимияте башлыклары һәм авыл җирле үзидарәсе дәрәҗәсендә тагын нинди ярдәмнәр күрсәтелергә мөмкин булуын да белештек. Боларга хуҗалыгында 4-5 сыеры булган гаиләгә саву аппараты тапшыруны, һәр сыер башына ике мең сум күләмендә акча бирүне кертергә мөмкин, шулай ук авыл җирләрендә участковыйлар өчен салынган йортлар турында да телгә алырга кирәктер. Дөресен генә әйткәндә, әллә ни мактанырлык түгел, дияр идем. Гаиләләргә бирелсә дә, әле яңа гына үз куышын булдырган яшьләр 4-5 сыер асрамый. Моннан тыш, Азнакай районы һәм шәһәре башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Фәрхат Шәйхуллов җиткергән мәгълүмат буенча, 30 яшькә кадәрге яшь парларга бозау бирелә. Анысы да һәркемгә каралмаган икән әле. Бер авыл җирле үзидарәсе составына кергән берничә авылдан бер генә пар сайланып алына. Бу турыда да ишеткән бар иде. Шуңа күрә, монда җитәкчеләр кайбер мәсьәләләргә игътибар итсә, яхшы булыр иде дигән теләк бар. Беренчедән, өйләнешкәч авылда калырга теләк белдергән яшьләр болай да бармак белән генә санарлык, икенчедән, бер генә гаиләгә тапшырылган очракта да, алар моңа лаеклымы-түгелме икәнлеге (ягъни авылда ул ничек эшли) исәпкә алынса иде.
Аннан соң район җирләрендә гаилә фермалары төзү тәҗрибәләре дә шактый киң колач җәеп килә. Мәсәлән, шул ук Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгының урынбасары Әнвәр Җиһангиров әйтүенчә, районда мондый эшмәкәрләрнең саны 20гә җиткән. Гомумән алганда, бөтен шартлар үтәлгәндә, алар Хөкүмәттән 1 млн 750 мең сум күләмендәге ярдәмгә өметләнә ала.
Аңлашылганча, һәр яшь гаиләгә барып җитә торган ярдәмнәр юк дәрәҗәсендә. Ниндидер эш башлар, йорт салырга тотыныр өчен, башлангыч капитал, тәвәккәллек, булдыклылык та кирәк бит әле. Димәк, авылда да кемгәдер өметләнеп кенә яшәп булмый. Дөрес, монда авыл хуҗалыгы җитәкчесеннән дә шактый күп нәрсә тора. Мәсәлән, әлеге язманы әзерләр өчен материаллар туплаганда, Азнакай районының Урсай авылы җитәкчесе Фәнүс Кәримов турында матур сүзләр ишеттек. Ул, яшьләрне авылда калдырыр өчен, шактый саллы эш башкарган икән. Яшь гаиләләргә йортлар төзетү, алдынгы яшь комбайнчыга чит ил машинасын алып бирү, авылда вакытлы эшләүчеләргә торак йортлар булдыру, мохтаҗларга социаль пакет әзерләү, шифаханәләргә җибәрү - болар барысы да хөрмәт уята торган күркәм гамәлләр. Мондый җитәкчеләр күбрәк булса, авылда калырга теләк белдерүчеләрнең саны бермә-бер артыр иде. Агымга каршы ялгызың йөзүгә караганда, агым уңаена хәрәкәт итү күпкә җиңелрәк бит.
Субсидия алыр өчен, түбәндәге документлар пакетын урындагы үзидарә органнарына тапшырырга кирәк:
- гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының паспорт күчермәләре;
- югары уку йортын тәмамлаганлыкны дәлилләгән диплом күчермәсе;
- язылышу турындагы таныклык күчермәсе;
- баланың тууы яки уллыкка алу турындагы таныклык күчермәсе;
- эш бирүче белән эш килешүе күчермәсе;
- йорт кенәгәсенең яки финанс исәп-хисап күчермәсе яисә гариза тапшыручының даими яшәү урыны булмавын дәлилли торган мәҗбүри медицина иминияте белешмәсе;
- торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булуны дәлилли торган документ;
- гариза тапшыручының кулында күпмедер суммада акча булу һәм (яки) ана капиталын алу хокукы барлыгын дәлилли торган документлар күчермәсе.
Комментарийлар