Шәһри Казан

Авылдашлар укысын дип...

Без - язучы халкы һаман саен: «Бүген халык матбугат укымый, газета-журналларга язылмый», - дип зарланабыз. Бу сүзләрнең хакмы-түгелме икәнлеген ныклап өйрәнер өчен, чираттагы экспериментымны үз авылымда почтальон образына кереп үткәрдем. Төп максатым газетабызга абунәчеләр санын арттыру булса да, авылыбыздагы һәрбер өйгә кереп, авылдашларны барлау, хәлләрен белү үзем өчен аеруча кадерле...

Менә мин Казаннан асып кайткан бер букча «Шәһри Казан»ны күтәреп, авылыбыздагы өйләрне барлап йөрим. Бабамның сугыш чорына туры килгән егет чагында, почтальонга ярдәм итәм дигән булып «газета таратышуы», дөресрәге, аяклары өшемәсен өчен портянка урынына газета чорнап, чабата киюе хакында сөйләгәннәре искә төшә. Әбиемнең почтальон булып эшләгән еллары, абыемның әби урынына почта таратканда кайсыдыр йортның усал этеннән йомшак урынын тешләттерүе... Һәр йортның капкасын ачкан саен берәр вакыйга күз алдына килә бара.
Әби минем арттан, улым, фәләнгә кермә - авыру, төгәнгә кермә - исерек, анысына кермә - бу көннәрдә генә хатынын җирләде, монысына кермә - укырдый кешеләре юк, дип, капкадан чыкканда нәсыйхәтен бирә калды. Моңа кадәр авылыбызның һәр йортына кереп йөрергә сәбәп туганы юк иде шул, әби әйтте дип кенә авылдашларның «хәлен белми» китә алмадым...
Тәүге эшне, бисмилламны әйтеп, үзебезнең очның беренче санлы йортыннан башладым. Гариф Билалов мәрхүм бабам Хаммәтвәгыйз белән бер елгы. Алар буыныннан булган ир затыннан авылыбызда бер ул гына исән калды бугай инде. Мин килеп кергәндә, карчыгы Миңзифа апа белән икәү яшәп ятучы күршеләребезнең өендә Югары Кәминкә авылында тормышта булган кызлары Хатимә апа да бар иде. Ул шулай, вакыт тапканда, өлкәннәрне барлап, ашын пешереп, өйләрен җыештыргалап китә икән. Бераз икеләнеп торсалар да, акчаларын җыештырып язылды болар газетага. Хуш. Кесәгә бер уч тимер акча җыелды. Каршы якта яшәүче Ринат абыйларга кердем. Йорт тирәсендә маташып йөрүче күрше абзый мине шунда ук хатыны Мәрьям апа янына кертеп җибәрде. (Авыл буйлап йөргәндә кесәдән акча чыгару мәсьәләсенең күбрәк хатын-кызлар өстендә булуы тагын да ачыклана төште.) Ике кызларын кияүгә биргәннән бирле бу йортка, кияүләрдән кала, туган-тумачаның кереп йөргәннәрен әллә ни хәтерләми идем. Өйгә килеп керсәм - тел шартлаттым! Мәрьям апаның әнисен паралич суккан да, хәзер ул кияү йортында гомер кичерә башлаган икән. Элек улы белән икәүдән-икәү югары очта гомер итәләр иде. Мәрьям апа башта: «Акча юк бит», - дип зарланып алса да, «минем хакка гына» кайдандыр 500 сумлык тартып чыгарды. Аннан алар янәшәсендә яшәүче күршебез Фатыйх абый белән Нәсимә апаларга кердем. Алар да икәүдән-икәү картаеп яталар. Икесенең дә күзләренә операция булган. «Күзебез күрми бит. Район газетасын да көчкә укыйбыз», - дигәч, киңәшемне тотып, Чирмешән үзәгендә яшәп ятучы килене белән оныгы адресына яздырттылар. Ә уллары, районда эш тапмагач, гаиләсен калдырып, Себер якларына киткән икән. Ул арада, аларның хәлен белергә, дип, берничә көнгә авылга кайткан күршебез Рәфидә апа килеп керде. Ялгыз карчык Факихә әбинең вафатыннан соң иске йорт бушап калса да, аның апасының кызы елга берәр кат шулай кайтып киткәли. «Ачу китереп йөрмә әле. Нәрсәгә соң? Газета укымыйм мин», - дип, юлны кырт кисте Чаллы шәһәрендә яшәүче Рәфидә апа. Янәшә күршебез Фаикъ абыйны да әбием: «Ул каядыр шабашта йөри әле», - дигән иде. Сүзе хак, күрәсең, ишеге бикле иде. Әлегәчә үзе почтальон булып эшләгән күршебез Гөлфирә апа: «Борып чыгарды димәс өчен», - дип, язылуны алдагы өч ай белән генә чикләде. Кибетче күршебез Габдерәхим абый исә, хатынына ишарәләп: «Наилә язылды инде», - дигән җавап белән «котылды». Янәшә күршебез Җария апалар гаиләсе мин газетада эшли башлаганнан бирле язылып килгәнлектән, аларны борчып тормадым. Бирегә Иске Ибрай авылыннан күченеп килеп, Йосыф абзыйлар йортында яшәп ятучы Банат апаның кызы, сыйныфташым Альбина бәби тапкан икән, берүзе яшәүче әнисе аның янына Чаллыга китеп барган булып чыкты. Аның күршесе һәм кодагые Фахирә әби дә авылда берүзе яши. Әле җәйге ялга дип янына кызы Фәния кайткан. Фахирә әби узган гомерләрен, соңгы елларда кичергән югалтуларны (ирен, улы Хафизулланы җирләде, без бала чакта Фатыйма исемле кызы да дөнья куйган иде), оныгы белән минем арадагы дуслыкны искә төшереп, хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, пәнҗешәмбе санына язылу өчен акчасын тоттырды. Каршы як йорттагы гомере буена сарык асраган, ялгызы гомер кичергән, яшь чагында авыру анасын карап гомере узган Мәймүнә әбинең йортына кереп тормадым. Ул былтыр күзләренә операция ясаткан иде. Һәрхәлдә, аның берәр кайчан берәр газета алдырганы да исемдә түгел. Ә аның күршесе, тагын бер Габдерәхим: «Хәзер бит элеккечә газета түгел, макулатура гына китерәләр. Мәсәлән, район үзәгендә ярминкә булуы турында хәбәр була, ә газета миңа ярминкә булып узгач кына килеп ирешә. Тәртип юк. Язылуның мәгънәсен күрмим», - диде. Хатыны Гөлйөзем әби исә: «Газетагызга күбрәк чирләрдән терелтә торган догаларны бастырыгыз. Савыгып яшисе килә!» - дип, моң-зарлары белән бүлеште. Миһман бабайның карчыгы яңа гына дөнья куйган икән. Элегрәк авариягә эләгеп, култык таяклы инвалидка әйләнгән, инде япа-ялгыз калган картка Ходай сабырлык бирсен! Хәлләрен белештем, газетага язылырга кыстарга кыенсындым. Аның күршесе Равил абый: «Үземдә акча юк. Кичкә хатын кайткач кил. Болай газета укымасам да, сине тыңлап язылам», - дип озата чыкты. Сыйныфташым Альберт: «Мин үземә кирәген интернеттан табып укыйм», - диде. Ике улы да вафат булганнан соң, сыйныфташым яшәгән йортка каршы өйдә гомер итүче Әминә апаны кызы Казанга алып киткән. Йорт буш. Берүзе яшәүче Зәйнәп апаның күзләре күрми. Барый бабайның улы Якуп буш йортка ял көннәре генә кайтып йөри. Әхмәдулла бабай шулай ук хатыны белән җәй көне генә биредә яши.
Шулай итеп, безнең урамның чишмә тыкрыгына да килеп җиттем. Авылның ярты өлеше инде юк та икән! Шушы аралыктагы иң яшь кеше күршебез Илшат абыйның улы Рәмис. Ул да быел инде мәктәп тәмамлады. Өч авыл өчен уртак булган мәктәп дигәне дә хәзер тугыз сыйныфлы гына.
Һәр йорт саен йөреп, кешеләрнең моң-зарларын тыңлап, кайберләрендә чәйгә туктап, 200 тирәсе йорты булган авылны әйләнеп чыкканда инде төн җиткән иде. Нинди генә гыйбрәтләр күрмәдем мин ул көнне. Югары очта тукталыш янындагы бер өй соңгы берничә ел бушап торган иде. Хәзер анда гомер кичергән Мәхрүзә әбине балалары кире авылына кайтарып калдырган булып чыкты. Паралич сугып ястыкка яткан карчыкны күрше-тирә җыйнаулашып карый икән. Картлар йортына да алырга ашкынмыйлар ди үзен. Анда барыр өчен, имеш, пенсия акчасы 13 меңнән дә ким булмаска тиеш. Карчык үзе түли алмаган өлешен балалары тутырып барырга алынмаса, кабул итмиләр. Аның күршесендә яшәүче Миләүшә апалар исә бөтенләй җиде юл чатында - үзләренең алга таба кайда яшәячәкләрен тәгаенли алмыйча газапланалар. Ире, авыл тирәсендә эш тапмагач, Чаллы шәһәренә йөреп эшли, үзе әлегә Чирмешән үзәгендә. Өй тулы яшь балалар. Кайсы - мәктәпкә, кайсы балалар бакчасына йөри. «Йә китәбез, йә калабыз. Әлегә билгесез. Шуңа күрә газетага языла алмыйм», - ди Миләүшә апа. Аның күршесендәге ялгызы яшәүче Фигаль апа да: «Мөгаен, бу кышны кызларымда каршы алырмын. Бакчабыз эченнән өйгә терәтеп асфальт керттеләр дә хәзер төнлә йокы да алмый. Машина узган саен, өй селкенә», - дип зарланды. Аларның күршесендәге Фәһим абый газеталарга гомумән ышанмавын белдерде.
Ә газетага яздыруга килгәндә, асылда, яшьләрнең «акчасы юк», өлкәннәрнең «күзләре күрми» булып чыкты. Акчасызлык турында иң оригиналь җавап булып: «Хатын - соцзащитада, үзем колхозда эшлим!» - дигән җөмлә яңгырады. Турыдан-туры: «Барыбер укымыйбыз!» - диючеләр дә булгалады арада. Газетага инде язылып өлгергән кешеләр дә бар икән. Монысы сөендерде. Алар бу адымга узган яртыеллыктагы реклама газетасын күргәч басарга булган. Шулай да үз авылымда 25кә якын абунәче таба алдым.
Авыл буйлап газетага яздырып йөргәндә күбрәк кайчандыр авылда рәис булып эшләгән Якупның кызы, ягъни Керкәле почтальоны буларак танылган әбиемнең авторитеты ярдәм итте. Үзем белән таныштырганда: «Мин шуның оныгы», - дип, аны даими телгә алып йөрдем. Россия почтальоннары көнен билгеләп үткәндә без журналистларга «Почта России» дип язылган футболка һәм бейсболка өләшкәннәр иде. Бу бүләкләр белән әбинең авторитеты барып җитмәгән авылларга чыгасы булыр, дип уйлап торам әле менә.
Ә почта хезмәтендә, минемчә, ниндидер реформалар үткәрергә вакыт җиткәндер...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    709
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    555
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    413
    0
    0
Ночной режим