Каршыма кечкенә кызын җитәкләгән ханым килә. Бала көйсезләнә, әнисеннән нәрсәдер таптыра. Ана түзеп барды-барды да: «Шыңшыма, ату марилар алып китә үзеңне», - дип әйтеп куйды. Аның сүзен генә көтеп торгандай, каршыга сәнәкләр күтәргән бер көтү ир-ат килеп чыкты. Марилар булгандырмы-юктырмы - анысын әйтүе кыен. Тик көйсез кызый шундук шым булды,...
Чыннан да, якын-тирә республикалардан, бигрәк тә Мари Элдан килгән күршеләр басты шул Татарстанны. Базарда кара-кучкыл халык хакимлек итә, төзелештә дә үзебезнең кешеләр аз - бөтенесе дә диярлек читтән килүчеләр. Авылларда исә - марилар. Рәсми мәгълүматларга ышансаң, бүген Татарстанда якынча 19,5 мең мари исәпләнә икән. Көтүен дә көтәләр алар, сакланып калган колхоз-совхозларда да эшлиләр. Фермерлар аеруча үз итә аларны. Кайсының гына биләмәсенә килеп керсәң дә, төп эшчеләре - чирмешләр.
Ашаганнары кәтлит тә кыздырган тавык
Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче фермер Габделәхмәт абый Котдусов берничә юнәлештә эш алып бара: печән үстерә, кош-корт асрый (гап-гади йорт казы белән тавыктан кала, страус, феникс кебек экзотик кошлары да бар аның), әле тагын виноград үстерергә җыенып йөри. Хуҗалыкта төп ярдәмчеләре - марилар. Җәй көне Габделәхмәт абыйда биш мари эшли икән, кыш көне, эш азайгач, алар ике-өчкә кала. Эшчеләрнең берсе кошлар өчен җавап бирә, берсе үзләре өчен ашарга пешерә, калганнары хуҗалыктагы башка эшләрдә ярдәм итә икән. Аларга остаханәдә махсус бүлмә бирелгән - шунда яшиләр. Кыш көне үзләре мичкә ягалар, утын һәрвакыт әзер. Габделәхмәт абый бер бүлмәне мунча итеп эшләткән. Анысы да һәрвакыт ачык.
Хезмәт хакы җәен көненә (ашаудан тыш) - 300, кышын 200 сум икән. Эшчеләрне көнгә дүрт тапкыр ашату 200 сумга чыга икән. «Үзләре теләгән нәрсәләрне язып биреп кенә торалар, хәзер кибеттән алып киләм. Кетчуп, майонез, сыер мае ише ризыклардан өзелгәннәре юк. Берсе кофе ярата, тәмәке сорыйлар - алары белән дә тәэмин итәм. Ашарга үзләре пешерәләр. Өстәлләрендә кәтлит тә, кыздырылган тавык та булып тора», - ди фермер. Шимбә көнне мунчадан соң аракы сорыйлар, ди. Атнаның калган көннәрендә бу мәсьәләдә бик коры булган Габделәхмәт абый шимбә көнне мариларны бу «тәмнүшкә»дән мәхрүм итми икән.
Габделәхмәт абый Котдусовта марилар күп булса бер ай эшлиләр. Аннары хуҗа аларны кайтарып куя да икенчеләрен алып килә. «Озак эшли алмый алар. Өйләренә кайтып, эшләгән акчаларын туздырып килергә кирәк. Монда аракы авызларына атнага бер тапкыр гына керә бит, ә үзләрендә акчалары беткәнче баш күтәрми эчәләр», - дип аңлата фермер. Дөрес, марилар арасында да төрлесе бар. Габделәхмәт абыйда шофер булып эшләүчесенең кызы институтта укый икән. Әтисе хезмәт хакыннан кызына ноутбук бүләк иткән, калган акчасын улына чыгарылыш кичәсенә костюм-чалбар алырга биргән.
Авылдашыңны ялласаң, колбиләүче буласың
Минем мари авылларында булганым бар. Күбесендә чери башлаган, яртылаш җимерек, буялмаган каралты-кура каршы ала. Җир җимертеп эшләүләре, тырышлыклары белән аерылып тормый әлеге халык. Үзебезнең әллә кайдан балкып тора торган, зур-зур кирпеч йә булмаса агач, ләкин төзек, чиста-пөхтә йортлы авылларга карагач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышанасың. Ә шулай да Татарстанда мариларны яраталар. Бер фермер шундый сүзләр әйткән иде: «Хикмәт эшли белүдәмени? Акчасын түләсәң, мари да кушкан эшеңне башкарып чыга. Үз авылдашларыңны ялласаң, колбиләүче буласың бит, ә марилар «хезмәтче» роленә бик риза. Татарлар артык чиста һәм горур халык бит ул». Шуннан чамаларга була инде: авыл кешесе, күршедәге фермерга хезмәт күрсәткәнче, читкә китеп эшләүне артыграк күрә. Моңа тагын татарларның көнчелеген дә өстәргә кирәк. Күршесен «баетып» ятканчы, бөтенләй чит-ят кешегә бил бөгә ул. Фермерларның мариларны өстен күрүенең тагын бер сере бар: чирмешләр бер-ике йөз сумга да, кайчакта бер «ярты»га да эшләргә риза. Кыскасы, менә дигән эшчеләр инде! Үз булып бетә язган ут күршеләребез дә зарланмый. Хәер, зарланып кая барсыннар инде? Эшнең җиңеле юк бит. Әнә Габделәхмәт абый Котдусов биләмәсендә самавыр куеп йөрүче Витя исемле мари да: «Үзебездә эш юк. Монда бераз булса да тамып тора, ичмаса», - ди. Аракы эчү-эчмәве белән кызыксынгач: «Что син, бүген ансыз булмый инде, заманасы шул бит», - дип куйды. Тик хуҗасының сүзләрен ассызыклап, монда законның бик коры булуын, шимбә көнне генә бераз авыз чылатырга мөмкинлеген дә искәртергә онытмады.
Авыл халкы баштарак мариларга шикләнеп, бераз куркыбрак караса да, хәзер йөзләрендә битарафлык. Тик күпчелек авылларны фермер хуҗалыклары гына авыл килеш саклап торганын исәпкә алсак, мариларга рәхмәт яудырыр көнгә калмагаек әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар