Шәһри Казан

Авыл халкына өстәмә салым салынырмы?

Дәүләт Думасына авылда яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асраган һәм бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турындагы закон проекты кертелгән.

Әлеге закон кабул ителгән очракта, бу категория кешеләр, патент алып, салым түләргә тиеш булачак.

2016 елда авыл хуҗалыгы исәбе алу нәтиҗәләре буенча, ун ел эчендә Россиядә теркәлергә тиеш­ле крестьян-фермер хуҗалыклары саны кимегән, аның каравы шәхси хуҗалыклар арткан. Моңа кадәр алар салым түләми иде, ләкин яңа закон кабул ителгән очракта, үз бакчаларында бәрәңге, алма үстерүче һәм мал-туар асраучы, бал кортлары тотучылар патент алырга тиеш булачак. Проект авторлары фикеренчә, бу өстәмә акчалар дәүләт казнасын тулыландырырга ярдәм итәчәк.
Киләсе елдан үзмәшгульле кешеләрдән салым ала башлаячаклары турында билгеле булгач, аның шаукымы бакчаларында агач үстереп, җимешләрен саткан, урманнан гөмбә, җиләк җыючыларга да тияргә мөмкин, дигән сүзләр таралган иде. Бәхеткә, ул вакытта әлеге сүзләр дөреслеккә туры килмәде. Менә хәзер әлеге закон проекты халык арасында шау-шу уятты.  
Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларның хәле болай да мактанырлык түгел. Кемнәрнеңдер савым сыерлары бердән артмаса, икенчеләре көнне төнгә ялгап эшләп, берничә сыерын, сарыгын, кош-кортын үстерә әле. Үзеннән артканын сатып, гаилә керемен арттыра, әлбәттә. Әлегә авыл шушындый кешеләр хисабына яши. Инде бу закон проекты кабул ителсә, мал асрау, кош-корт тотуның бернинди дә файдасы булмавы ихтимал.  

сез әлеге закон проекты турында нәрсә уйлыйсыз?    
Назыйф Хәбибрахманов, Кукмара районы, Ташлы Елга авылы:
– Авылда мондый сүзләр йөри башлады шул. Авыл халкы болай да ятим бала хөкемендә инде. Тагын шуның өстенә салым да кертелсә, ятим баланы кимсетү була. Мин үзем 200гә якын баш сарык үстереп сатам. Аңа кадәр күпме ашатасы бар бит әле аны. Эше дә, чыгымы да күп. Аның өчен салымын түлибез. Инде хәзер ун тавык белән ун каз өчен салым түлисе булыр микән инде? Бакчада карлыган, алмагач, чия, слива үсә. Алары өчен дә акча чыгарыйкмы? Умарталарыбыз да бар. Закон кабул ителгән очракта, аның өчен дә түлисе булып чыга. Тавык та асрамасак, агач та утыртмасак, шәһәр халкы кайтып, бер айда авылны талап бетерәчәк бит.

Реклама

Салих Әхмәдуллин, Буа районы, Ташкичү авылы:
– Кая барасың инде? Заманасы шундыйга бара бит. Түләргә дисәләр, түлибез инде. Миннән генә тормый. Җәен 170 каз, 50 үрдәк асрыйм. Кышын тайлар тотам да язын бетерәм. Фермер буларак теркәлмәдем мин. Шуңа күрә закон кабул ителгән очракта, миннән салым түләтәчәкләре көн кебек ачык. Безнең авылда бик күп кеше кош-корт тота, чөнки барысы да шуның белән көн күрә. Фермер хуҗалыгы булып теркәлгәне дә, теркәлмәгәне дә бар. ­1000-1200 баш үстерүчеләр дә бар. Минеке алар янында бик аз әле. Аллага шөкер, базарга чыгып сатып йөргәнебез юк. Килеп алып бетереп баралар, җитми дә кала әле.

Ибраһим Мостаев, Азнакай районы:
– Бу вакытларны без кечкенә чакта бер тапкыр үткәрдек инде. Салым салалар дигәч, әнкәй мәрхүмә, елый-елый, бакчадагы алмагачны чыгып кискән иде. Без, болай да ярымач балаларның, койма ярыгыннан гына карап торганыбыз әле дә күз алдында. Хәзер андый ачлык заманалары түгел инде, ләкин шулай да мондый хәлләрнең башка кабатлануын теләмим.    

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 26 октябрь 2018 - 05:50
    Без имени
    Оятсызлар ничек итеп кеше таларга белмилэр
  • 25 октябрь 2018 - 21:19
    Без имени
    Эстэгэфирулла тэубэ! Курэселэр алда икэн эле. Кешене, бигрэк тэ авыл халкын, шул хэтлем мыскыл итеп буламы ул, Ходаем?! Ул жир очен болай да салым тулибез бит инде. Хэзер устергэн жилэк- жимеш очен дэ тулэргэ мени сон? Властьта утырган игелексез, шэфкатьсез бэндэлэрнен йорэгенэ шэфкать- михырбан салсан иде, эй, бер Аллам!!!