16+

Ай саен ана капиталының 8490 сумын акчалата алып барырга мөмкин

Бүген ана капиталының суммасы – 453 мең сум.

Бүген ана капиталының суммасы – 453 мең сум.

Ана капиталын алу өчен документлар тапшырганда, беррәттән ана капиталын ай саен өлешләп алуга да гариза бирергә була, дип хәбәр итә Татарстанның пенсия бүлеге матбугат хезмәте.

– Ана капиталын алу хокукына ия булган гаиләләр сертификат алу өчен документлар тапшырмаганнар икән, алар күп функцияле үзәкләргә, шулай ук теркәлү урыны буенча пенсия бүлекчәләренә дә мөрәҗәгать итә ала.

Шул ук вакытта СНИЛС (шәхси лицевой счетның иминият номерын) алу өчен дә документлар бирергә була, – ди Татарстанның пенсия бүлеге идарәчесе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталыннан ай саен өлешләп акчаны бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче булып туган балалары яки уллыкка алынган сабыйлары булганнар гына алырга хаклы. Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный.
Татарстанда бүген ана капиталын 200 гаилә өлешләп ала. Документларны бала тууга алты ай эчендә бирсәң отышлырак. Чөнки соңрак бирсәң, түләүләр гариза тапшырган көннән алып кына билгеләнә.

Бүген ана капиталының суммасы – 453 мең сум.

Ана капиталын өлешләп алу өчен гаиләнең аз керемле икәнен ничек исәпләргә?

Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле айлык уртача керем килеп чыга. Шуннан килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк (бу исәпкә яңа туган сабый да керә). Әгәр дә килеп чыккан сумма 13 713 сумнан артмаса, сез айлык түләүләргә дәгъва кыла аласыз. Ай саен ана капиталыннан 8490 сум акча бирелеп барачак. Әйтик, гаиләдә дүрт кеше ди. Әни кеше икенче баласы белән декретта, әтиләре эшли. Гаиләнең айлык уртача кереме 40 мең сум дип алыйк. 40000:4=10000; 10000 < 13713, димәк, сезгә ай саен 8490 сум түләнеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading