16+

Һай, юллар, юллар...

«Google» компаниясе «Россия юллары» проектына йомгак ясаган. Казанга, юлларның сыйфаты буенча, 22 шәһәр арасыннан 8 нче урын бирелгән.

Һай, юллар, юллар...

«Google» компаниясе «Россия юллары» проектына йомгак ясаган. Казанга, юлларның сыйфаты буенча, 22 шәһәр арасыннан 8 нче урын бирелгән.

«Россия юллары» проекты Auto.ru белән берлектә быелның март аенда башланган иде. Android базасындагы мобиль җайланмалардан файдаланучылар 6 айда 103,1 мең километр юлны тикшергән.
Мәскәү 3,67 балл җыеп, беренче урынны яулаган, анда юл катламы иң сыйфатлысы. Идел ярларындагы Ульяновск шәһәренә (3,32 балл) икенче урын бирелгән. Санкт-Петербург - өченче. Краснодар, Ярославль, Әстерхан, Новосибирск шәһәрләреннән соң гына исемлеккә Татарстан башкаласы куелган.
2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында Казанда 12 юл-транспорт чишелеше, Казансу аша күпер төзелеше бара, 64 урам юлы капиталь төзекләндерелә. Шунлыктан исемлектә түбәндәрәк булуыбыз аңлашыла. Заманча технологияләргә нигезләнелгән төзү-төзекләндерүләр тәмамлангач, юлларның сыйфаты буенча Казанның Россия буенча беренче өчлеккә керәчәгенә шик юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading