16+

Бала белән кайда ял итәргә? (КИҢӘШЛӘР)

Мөгаен, күпләр балалар белән җәйне ничек уздыру турында планнар корадыр. Тик бала белән сәяхәт уңайлы һәм хәвефсез булырга тиеш. Юлга чыкканда, берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

Бала белән кайда ял итәргә? (КИҢӘШЛӘР)

Мөгаен, күпләр балалар белән җәйне ничек уздыру турында планнар корадыр. Тик бала белән сәяхәт уңайлы һәм хәвефсез булырга тиеш. Юлга чыкканда, берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

Чит илгә чыгу

Беренче чиратта чит ил паспортын карагыз: вакыты чыккан булса, яңартырга кирәк. Аның ике төре бар: яңасы һәм искесе. Балага кайсысын да ясатырга мөмкин. Яңа төр паспортның срогы – 10 ел, ә искесенеке – 5. Аны ясату өчен, билгеләнгән күләмдә дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Гариза биргәннән соң бер ай эчендә ясала.
Иске төр чит ил паспортының бер уңай ягы бар: ата-аналар балаларын үз паспортына гына теркәп, чит илгә алып чыга ала. Бу очракта мәшәкате күпкә әзрәк.
Шулай ук әти-әниләр балаларның дәүләт чикләрен узу кагыйдәләре белән дә таныш булырга тиеш. Әгәр дә балалар әти-әнидән башка чит илгә чыга икән, аның паспорты белән бергә, нотариаль рәсмиләштерелгән ризалык кәгазе дә булырга тиеш. Бу документ нотариаль конторада эшләнә. Аны эшләгәндә, әти-әнинең икесенең дә баласын чит илгә җибәрергә ризалыгы булырга тиеш.

Әгәр дә бала әтисе яисә әнисе белән дәүләт чикләрен уза икән, бу очракта паспорттан тыш бернинди документ та кирәк түгел. Бу ата-ананың аерылган яки рәсми никахта булу-булмавына да карамый. Әмма... Әгәр ата яки ана кеше, баласының чит илгә чыгуына каршы төшеп, Федераль миграциягә мөрәҗәгать итә икән, бу очракта баланы читкә чыгару мөмкинлеге суд тарафыннан билгеләнә. Балагызның чит илгә чыгуын чикләп, әтисе яисә әнисе гариза язмаганмы – аңлаешсыз хәлләр килеп чыкмасын өчен, шуны алдан ук тикшерү хәерлерәк.

Туристик юнәлешне сайлыйбыз

Сүз дә юк, җәйнең иң кызган мәлендә юлламалар аеруча кыйммәт була. Шуның өчен бу мәшәкатьне алданрак, бәяләр очсызрак чакта кайгыртып куючылар да бар. Ике яшькә кадәр балалар гына бушка ял итә: самолетка аерым билет аласы түгел һәм алар өчен отельдә яшәү дә бушлай.
Гаиләләр ел да йөри торган популяр урын ул – Төркия. Очуы да озак түгел, туристик индустрия дә анда алга киткән. Биредә балалар өчен нәрсә генә юк! Өстәвенә, кунакханә хезмәткәрләре сабыйларга карата аеруча игътибарлы һәм әти-әни үзе дә монда рәхәтләнеп ял итә ала. Төркиянең курортлары бер-берсеннән аерыла. Бала белән барган очракта иң уңайлысы – Сиде: комлы пляж һәм аэропортка да якын. Кемер белән Белек та шулай ук уңайлы курортлар булып санала.
Бала белән бару өчен рәхәт юнәлешләрнең тагын берсе – Греция: җылы диңгез, комлы пляжлар. Андагы аш-су да бала өчен файдалы булачак: боткалар, яшелчә салатлары, зәйтүн мае һәм башкалар...
Кырымда диңгездә коенып һәм кызынып кына кайтмыйсың, ә шул ук вакытта дәваланасың да. Кырымның һавасы бик файдалы, анда тын юлларын дәвалап була. Аэротерапия нәниләр өчен дә, олылар өчен дә бик яхшы. Иммунитетны ныгытыр өчен бирегә җәй генә түгел, башка вакытта да барырга мөмкин.

Соңгы елларда Испаниядә гаилә туризмы аеруча популяр. Биредә, балага уңайлы булсын өчен, аерым курортлар төзиләр. Зур уен майданчыклары, аквапарклар – барысы да балалар өчен.
«Балалар белән ял өчен 5 иң уңайлы урын» исемлеген Италия тәмамлый. Балалар белән барыргамы-юкмы дип уйланганда, әлеге илнең менюсына күз салу да җитә. Иң тәмле туңдырма һәм барлык балалар яраткан пицца – биредә! Италиядә дистәләгән курортлар, әмма нәниләргә иң туры килгәне һәм италиялеләр үзләре яратканы – Червия. Бик күп наратлар үскән Червияне шәһәр-парк дип тә атыйлар. Анда һава аеруча чиста һәм хуш исле. Ә агач күләгәсендә эсседән качарга була.

Сәяхәтнең сметасын төзегез

Әйе, юлга чыгар алдыннан бюджетны алдан ук планлаштырырга кирәк. Үзең белән ялга җыелган бар акчаны да алып барырга кирәкми, тик шулай да, үзеңә һәм балаңа ялда «юк» дип еш әйтү дә күңелле түгел. Үзеңне һәрчак чикләсәң, сәяхәттән бернинди дә ләззәт алып булмаячак. Ә чыгымнарны дөрес планлаштырган очракта, бар да син теләгәнчә барып чыгачак.

Кунакханә сайлау

Иң башта бүлмәгездә нәрсә буласын белешегез. Нинди караватлар, ничә бүлмәле, бала өчен махсус урын бармы, балкон, суыткыч, ванна яисә душ бүлмәсе һ.б. Бала белән барган очракта, кунакханә диңгездән ерак булмаска тиеш. Югыйсә көн дә пляжга йөрүдән үзегез дә, балагыз да арыячак.
Кунакханә ресторанында балалар менюсы бармы-юкмы – шуны да алдан кайгыртасы. Гаилә ялы өчен иң яхшысы – «все включено» системасы буенча ял итү.
Отельнең инфраструктурасы да мөһим. Балалар бассейны, аниматорлар, уен бүлмәсе барлыгы турында да алдан белешегез.
Әгәр дә балагызга әле өч яшь юк икән, арендага бирелә торган коляскалар турында да сорагыз. Күпчелек кунакханәләрдә әлеге хезмәт бушлай каралган. Булган очракта, үзең белән алып торасы да түгел. Тик шулай да үзегезнекен алып барырга уйласагыз, самолетта аның өчен бушлай урын каралган.

Медицина

Ялга барыр алдыннан табибка күренергә һәм барлык кирәк булган анализларны бирү киңәш ителә. Самолетта очу һәм башка климатка ияләшү өчен бала сау-сәламәт булырга тиеш.
Туроператор белән килешүгә кул куйгандагы иң мөһим әйбер – балаларның медицина страховкасы. Башта аны игътибар белән укып чыгыгыз. Чит җирдә күңелсез хәлләр була калса, сез кая һәм кемгә мөрәҗәгать итә алачагыгызны белеп торасыз.
Сәламәтлекне кайгыртып, юлга үзегез белән аптечка алу да комачауламас. Анда үзегезгә кирәк дарулар һәм беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык әйберләр булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: чит ил даруханәләрендә сезгә кирәкле дару бөтенләй сатылмаска яисә табиб рецепты белән генә җибәрелергә мөмкин. Аптечка багажыгызда артык зур урын алмас, ә менә файдасы тими калмый.
Артык кызынмас өчен, кояш нурларыннан саклый торган кремнар алыгыз. Балалар өчен зур саклау факторлысын сайлагыз (SPF50).

Юлга әйбер җыябыз

Үзегез белән берничә зур чемодан йөртмәс өчен, теләсә нәрсә алырга тырышмагыз. Кайбер кирәк-яракны анда баргач кына да сатып алырга була, анда күпкә очсызрак та булырга мөмкин әле. Ә менә баш киемен берничәне алсагыз да була: югалып калса да, борчыласы түгел, тик ансыз кояшка чыгарга киңәш ителми.
Балагыз чемоданын үзе җыя икән, тикшерегез: үзе белән яраткан уенчыгын, китабын, уен приставкасын, планшетын алганмы? Алар белән озын юлны үтү күпкә җиңелрәк булыр.

Өйдән отель ишегенә кадәр

Юлда күпме вакыт уздырасыгыз беркемгә дә билгеле түгел, чөнки көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин: баланың киеменә нәрсәдер түгелүдән башлап, транспорт ватылуга кадәр... Шуңа һәрнәрсәгә дә әзер торырга кирәк.
Өйдән иртәрәк чыгыгыз. Самолетка соңга калуга караганда, 1-2 сәгать аэропорт коридорында вакыт уздыру күпкә күңеллерәк. Самолетларда нәрсә ашатасылары билгеле түгел, ә аэропорт кафелары – кыйммәт ләззәт. Шуңа да, өйдән үзегез белән бутербродлар, җиңел ашлар алу киңәш ителә. Йогурт, банан, алма – юл өчен менә дигән ризыклар.
Кайчак самолетлар тулып бетми. Бу хакта теркәлү стойкасында алдан ук белешегез. Буш урыннар булган очракта, сезнең янга кеше утыртмауларын сорый аласыз.
Бала өчен алмаш кием алыгыз. Самолетта салкынча булырга да мөмкин, җылы кофта да алырга онытмагыз. Киемнәрне аерым сумкага салып, үзегез белән самолетка алыгыз. Әгәр дә мөмкинлек булса, төнге очуны сайларга тырышыгыз: балагыз йоклар, үзегез дә ял итәрсез.
Юлда бала елап бармасын өчен, игътибарын җәлеп итәрдәй яңа уенчыклар һәм ниндидер ят тәм-том алсагыз да була.

Экскурсия программасы

Алдан ук ял вакытына, балагызның яшенә карап, экскурсия планын төзергә кирәк. Сүз дә юк, өч-дүрт яшьлек балага музейлар карап йөрү ошамас. Шуңа күрә, баланың яшенә туры китереп, кызыклы урыннар сайларга тырышыгыз. Әгәр дә баланың беркая да йөрисе килмәсә, әти-әни, чиратлашып, экскурсиягә йөри ала. Чөнки ничә көн тоташ диңгез буенда тик кенә яту да ялкыта. Өстәвенә, кайткач: «Шунда барган идем, шуны күрдем», – дип сөйләргә күп хәбәрләр дә җыела.

Зоя СОЛОШИНА әзерләде

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading