16+

Балаң бер генә икән, салым түлә?!

«Сабые булмаган гаиләләргә яки бер генә бала тәрбияләүчеләргә өстәмә салым түләттерергә». Бу яңалыкны РФ Дәүләт Думасының хатын-кызлар, бала һәм гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Баталина тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, икенче бала табарга тәвәккәлли алмаган тотрыклы гаиләдә яшәүчеләр өчен бу ныклы адым ясарга ярдәм итәчәк.

Балаң бер генә икән, салым түлә?!

«Сабые булмаган гаиләләргә яки бер генә бала тәрбияләүчеләргә өстәмә салым түләттерергә». Бу яңалыкны РФ Дәүләт Думасының хатын-кызлар, бала һәм гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Баталина тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, икенче бала табарга тәвәккәлли алмаган тотрыклы гаиләдә яшәүчеләр өчен бу ныклы адым ясарга ярдәм итәчәк.

Шулай ук илдәге демографик хәлне яхшыртуда да нәтиҗәле роль уйнар, дип белдергән ул. Имеш, чит илләрнең күбесендә яхшы хәлле гаиләдә яшәүчеләрнең өчәр бала. Россияне чит ил белән чагыштырырлык түгел анысы. Бездә бу тәкъдимне ничек кабул итәрләр? Икенче туган балага 400 мең сумнан артык акча вәгъдә итеп, өченчесенә җир кишәрлекләре бүлеп биреп тә кызыктырып булмаган гаиләләрне салым белән генә куркытып булырмы икән?!.
«1979 елларда эшләгән чагымда бала булмаган өчен хезмәт хакымнан 6 процент тотып калалар иде. Иң ачу килгәне: кияүдә булмаган килеш, бала булмаган өчен салым түләргә туры килде. Хөкүмәтнең шундый сәер законнарына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Шөкер, 1991 елларда ул закон бетерелде», - дип искә ала әнием яшьлек елларын. Әйе, совет заманында бала булмаган гаиләләргә өстәмә салым кертелгән булган. Ләкин ул чакларда эшсезләр аз булуны, күп хезмәт урыннарында эшләүчеләрне торак белән тәэмин итүне, балалар бакчаларына урнаштыру зур проблема булмавын исәпкә алсаң, бу әллә ни гаделсез түгел дә кебек. Ә менә бүген нишләргә?
Бала карында яралгач ук, бар нәрсә акчага барып төртелә ләбаса... Нәтиҗәле УЗИ ясатасың киләме - түлә, шәп бала тудыру йортына эләгергә телисеңме - түлә, балалар бакчасына чиратыңны тизләтергә кирәкме - шыпырт кына түлә, балалар бакчаларында ата-аналарның, имеш, «үз ризалыклары» белән ел саен акча җыюларны исәпкә алмыйм да, чыгарылыш кичәсе җиттеме - 6-7 меңеңне әзерләп куй, мәктәпкә җыенасыз - 10-15 меңләп китәчәк, тагын чыгарылыш, югары уку йорты, туй, акчалы эшкә урнашу өчен кабат акча кирәк... Менә шул, бөтен дөньясы акчага корылган диярсең... Нәкъ менә шуңа күрә дә күпләр бала табарга курка да инде. «Аена 40 мең сум кредит түлибез. Кая икенче бала турында уйлау, аны үстерәсе дә бар бит, башта бурычларны капларга, аннары бәби турында уйларга кирәк», - ди бер танышым. Дәүләт икенче балага бүлеп бирә торган ана капиталы, социаль ипотека программасындагыларга кредитны каплар өчен һәр туган балага 200 мең сум чигерүләре файдалы, әлбәттә. Тик алар белән генә халыкны кызыктырып булмый шул. Бала үстерү күпкә кыйммәткә төшә.
Әлегә бер генә баласы булган гаиләләргә салым кертү тәкъдиме карала гына. Татарстан депутатлары, яшь гаиләләрнең хәлен аңлап, бу яңалыкны кабул да итмәсләрдер. Аннары ул демографияне яхшыртачак дигәне дә шикле. Бәлки, гаиләләр таркалуны киметү максатыннан, аерылышучыларга өстәмә салым кертергә кирәктер?! Ә инде ялгыз, терәге булмаган аналарның икенче бала табарга теләмәүләре гаҗәп түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading