Шәһри Казан

БАЛА САТАМ, КЕМ АЛА? Яки Ни өчен хатын-кыз суррогатлыкка бара?

«Йа Алла! Нәрсәгә дип таба инде бу икенче баласын? Олысы да күптән түгел генә тәпи китте бит әле. Җитмәсә ире дә юк...» - дип пышылдашты ишегалдындагы хатын-кызлар, аның пәлтәсе аркылы шактый сизелә башлаган биленә ишарәләп. Баксаң, яшь ана бу юлы инкубатор ролен генә үти икән. Үз сабыен җитештә тәрбияләү өчен,...

Реклама

Тугыз ай өчен - 500 мең сум
Бер-беренә бик якын урнашкан, социаль ипотека белән бирелгән ун йортта декрет ялында утыручы аналар бик күп. Көн саен диярлек һава суларга чыккач, бер-беребезне таныйбыз, танышабыз, уртак темалар да җитәрлек: йортларның сыйфаты, балалар... Кыскасы, Наилә белән дә мин ишегалдында таныштым. Ул яшь тә ике айлык улы белән ялгызы гына яши. Наилә балалар бакчасына эшкә урнашкан, бер хезмәттәше аны вакытлыча фатирына теркәп торган. Ниһаять, дүрт ел дигәндә, Наиләгә бәхет елмайган - ул тораклы булган. Аның суррогат ана икәнен мин соңрак белдем. Очраклы рәвештә килеп чыкты бу. Казанда шәхси клиникаларның берсендә эшләүче туганым танып алды аны. Наилә аларның хастаханәсендә суррогат ана буларак теркәлгән икән. Тора-бара, кылларын тарткалый башлагач, сораштыргач, ачылды танышым, серләшер кешесе булмаганга да күңелендәген чиштеме, барысын да сөйләде.
Наилә бала тудыру йортында бер суррогат ана белән танышкан. Аннары барысын да үлчәп, мең кат уйлап, үзе дә бу адымга барырга булган. Махсус агентлыкка шалтыраткан. Тикшерү узган. Аны сайлап алганнар. Наилә килешү төзегән гаилә аның фатиры өчен, кредитларын түләп бара. Шулай ук телефон, юлда йөргән өчен акча бирә. Йөклелек чорында тотылган чыгымнарны да алар каплый. Ә баланы тапканнан соң, 500 мең сум күләмендә гонорар вәгъдә итәләр. Бу гаиләдәге хатынга 30 яшь кенә булса да, ул балага уза алмый икән. Катлаулы авыру нәтиҗәсендә аның аналыгын алганнар. Шуңа да суррогат ана ярдәмендә бала тәмен татырга булган. Баланы тапканнан соң, Наилә ЗАГСка барып, сабыйны алар исеменә яздырырга тиеш. Соңгы айларда ул чит шәһәргә китеп торырга җыена. Бу гайбәтчеләр күзеннән ераграк булу өчен дә эшләнә икән. Ә менә генетик ана тугыз ай буе ясалма корсак киеп йөрергә мәҗбүр. Кешеләргә бала күктән төште дип аңлатып булмый бит инде...

Үземнеке дә кебек, түгел дә...
«Баланы бирә алырсыңмы соң, тугыз ай буе карында йөрткән сабыйны чит кешегә бирүе авыр булыр бит», - дим. Наилә исә: «Мин аны беренче көннән үк үземнеке дип кабул итмәдем. Тапканда исә тулгак авыртуларын җиңеләйтә торган махсус анестезия кулланып, баланы ярып алырга кушачакмын. Сабыйны имезергә дә алып килмәячәкләр. Шулай иткәндә миңа җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Бар назымны улыма бирәм инде, үз сабыем бар бит минем. Дөрес, карында яралган җан тибеп куйганда, улым корсагымны сыпырып, «лялька», «бәби» дигәндә, йөрәк сыкрап куя. Ә шулай да ашыгасы калмаган икән, үз улымны җитештә үстерү өчен, кешегә бала табарга ризалаштым мин. Хәзер менә куркам, гомерем буе үкенмәмме икән?» - ди.
Элек закон суррогат ана яклы иде. Барлык хокуклар да аңа бирелә. Әгәр суррогат ана баланы үзендә калдырырга тели икән - ихтыяры. Килешү нигезендә генетик ата-ана бары түләнгән финанс чыгымнарын гына кире кайтарырга хокуклы. Күп очракта икеләтә... Ни хикмәт, Казанда мондый очракларның бөтенләй булганы юк икән. Тугыз ай буе карынында йөрткән баланы суррогат аналар үзләрендә калдырырга теләми.
Ә менә быелның 1 гыйнварыннан «РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы закон гамәлгә керде. Аның суррогат әниләргә кагылышлы маддәсендә суррогат анадан туган балага заказ бирүчеләр хокуклы, диелгән. Ягъни закон баланы сатып алучылар яклы. Кыскасы, бу закон тулы көченә эшли башлагач, тагын ниләр булып бетәр әле...

Фигураны саклыйм дип, бала тапмаучылар да бар...
Суррогатлык «йолдызлар» арасында бик киң таралган. Күбесе, фигурасын саклап калу өчен, үзе бала тапмый. «Лесбиянкалар», «зәңгәр»ләр кушылган гаиләләрдә дә суррогат ана хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Танылган җырчы Филипп Киркоровның Америкада суррогат анадан кызы туганнан соң, бу тагын да популярлашып китте кебек.
Суррогат аналарны барлаучы агентлыклар Казанда да шактый. Күбесе «идән астында» эшли, ялган игъланнар элеп төп башына утыртучылар да җитәрлек. Гаиләне планлаштыру һәм репродукцияләү республика үзәгендә исә суррогатлык белән җитди шөгыльләнәләр. Бу хакта тулырак белер өчен кайбер сораулар белән үзәкнең PR бүлеге җитәкчесе Альбина ДЯХАТЕга мөрәҗәгать иттек.
- Суррогат ана булырга теләүче хатын-кызлар еш шалтыратамы?
- Әйе, шактый еш. Ләкин монда үзенә күрә сайлау узарга кирәк. Суррогат ананың яше 35тән артмаска һәм аның үз баласы булуы мөһим. Шулай ук аның сәламәтлегенә, чит кешегә бала табып бирергә психологик яктан әзер булуына да басым ясыйлар.
- Ә суррогат аналарны эзләүчеләр күпме?
- Безнең үзәк суррогатлык белән 5-6 еллап шөгыльләнә. Шул вакыт эчендә суррогат аналардан йөзгә якын сабый дөньяга килде. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында фигураларын саклап калу өчен, яки башка капризлар аркасында бала табарга теләмәүчеләр дә бар. Андыйларга, әлбәттә, каршы киләбез. Суррогатлык бары изге ният белән генә, беркайчан да бала таба алмый торган хатыннарга ана булырга ярдәм итү максатыннан гына булырга тиеш, минемчә.
- Суррогат ана булырга гадәттә нинди хатын-кызлар теләк белдерә?
- Күп очракта бу ялгызы гына бала тәрбияләүче, торак шартларын яхшыртырга теләгән ханымнар. Уртача тормышта яшәүчеләр, финанс ягыннан мөмкинлекләре булмаганнар.
- Чит кешегә бала табып биргән өчен күпме акча ала соң инде алар?
- Казанда 500 мең тирәсе. Әлбәттә, Мәскәү бәяләре белән чагыштырганда, бу аз. Хәер, төгәл генә белмим. Безнең өчен иң мөһиме - бала исән-сау тусын, дөрес камилләшсен. Ә гонорарны ике як килешү вакытында билгели.
- Әйтик, бала зәгыйфь туды ди...
- Бу шулай ук килешү вакытында сөйләшенә. Хәзер медицина көчле бит, кечкенә генә кимчелекне дә вакытында күреп дәваларга була.
Шәхси клиникада эмбрионолог-табиб аңлатуынча, генетик ата-ананың күкәй күзәнәкләрен алып, махсус төнәтмәдә кушылдыралар. Берничә көннән соң әзер эмбрионнарны суррогат ананың аналыгына күчерәләр. Ике атна тирәсе вакыт узгач, тест ярдәмендә аның йөккә узганлыгын билгелиләр. Бу процессның бәясе хатын-кызның яшенә бәйле рәвештә 100 мең сумнан башлана.

Гөнаһлы гамәл...
Бер яктан, суррогат ана булу ул бала таба алмаучы хатыннарга ярдәм итү, изгелек эшләү кебек. Ә икенче яктан, чит кешенеке булса да, йөрәк астыңда йөртеп, мең газаплар белән тапкан сабыйны башкаларга ничек бирмәк кирәк, аннары бала сату гөнаһ түгелме?
«Кол Шәриф» мәчете хәзрәте Зиятулла РАХМАНКУЛОВ аңлатуынча, дин бу рәвешле бала табуларны хупламый. «Бу бик катлаулы мәсьәлә. Тик шулай да, дин буенча, башка ана карынына бала күчерү рөхсәт ителми. Бәлки, баласы булмаган гаиләгә асрамага сабый алыргадыр. Бу бик саваплы гамәл. Иң мөһиме - Аллаһыдан сорарга, өметне өзмәскә кирәк. Ибраһим пәйгамбәр белән аның хатынының да балалары булмаган. Ләкин Ходайдан нык сорагач, бала табарга сәләтле булмаган олы яшьтәге хатынга Аллаһы Тәгалә нәсел дәвам итүче насыйп иткән», - ди Зиятулла хәзрәт.
Суррогатлыкны законлаштыру илдәге демографик хәлне яхшыртырга ярдәм итәрме? Тугыз ай буе тәнен арендага биреп торган суррогат анага йөрәк астында яралган җанны башкаларга биргәннән соң алга таба ничек яшәргә? Әгәр сатып алучылар «товарны» ошатмыйча баладан баш тартса? Кыскасы, бу мәсьәләдә чишелмәгән сораулар шактый әле. Бәлки суррогатлыкка барганчы, абортлар санын киметү, бала таба алмауның беренчел сәбәпләрен ачыклап, вакытында дәвалану ысуллары турында уйларгадыр...

Ә сез суррогатлыкка ничек карыйсыз?
Альбина ДЯХАТЕ, Гаиләне планлаштыру һәм репродукцияләү республика үзәгенең PR бүлеге җитәкчесе:
- Мин моңа бик гади һәм фәлсәфи карыйм. Бу бүген генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Элек тә булган ул суррогат аналар.
Салисә ГӘРӘЕВА, шагыйрә:
- Бала кирәк икән, әллә ниләр кылана кеше. Баласыз яшәү күңелсез, куркыныч хәтта. Гаилә, мәхәббәтне бала ныгыта бит. Әгәр суррогат ана табып биргән баласын даулап йөрмәсә, бәлки моңа каршы да килергә кирәк түгелдер. Җитмәсә, хәзерге заманда бала таба ала торган хатыннар да сирәгәеп бара. Тик суррогатлык белән бәйле суд эшләре турында шактый ишеткәнем бар. Андый очракта балалар йортыннан сабый алып үстерү уңайлырак түгелме икән?
Энҗе ВАФИНА, психолог:
Минемчә, баланы тугыз ай буе карынында йөрткән ана өчен сабые белән хушлашу психологик яктан эзсез узмый. Күп кенә илләрдә, әйтик, Швеция, Германия, Австралия, Канада, Израильдә коммерциягә нигезләнгән суррогатлык тыела, ә кайбер шәһәрләрдә хәтта бу хактагы реклама да рөхсәт ителми. Бәлки бездә шуңа да суррогат ана булырга җыенган хатынның үз баласы булуы мәҗбүридер. Яңа туган нарасыйны генетик әнисенә биргәндә, юанычы булсын, күңеле кителмәсен өчен, шундый шарт куеладыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: