16+

Бала тугач бирелә торган пособиегә гаризаны яңача тапшырып булачак

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие, яшь ярымга кадәр сабыйны тәрбияләгән өчен бала акчасына гаризаны хәзер күп функцияле үзәкләр аша да тапшырып булачак.

Татарстандагы күп функцияле үзәкнең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге пособие барлык төр категория гаиләгә дә каралган. Шул ук вакытта, күп функцияле үзәккә бары ике әти-әни дә эшләмәгән очракта гына мөрәҗәгать итәргә була. Гаризаны әти-әнинең берсе генә тапшырырга хокуклы.
Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиене алу өчен гаризаны сабый туганнан соң, ярты ел эчендә тапшырырга кирәк.
 
Аз керемле гаиләләр беренче, икенче бала өчен  айлык түләүләрне күп функцияле үзәкләр аша алырга хокуклы. Бу очракта гаиләдә беренче бала туса, бер кеше башына айлык керем 14,34 сумнан артмаска тиеш.

Ел башыннан бирле республиканың күп функцияле үзәкләренә беренче балага пособие алу өчен 166 кеше мөрәҗәгать иткән.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading