Казанда 1 июньнән шәһәр янындагы урманнарда балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары үз эшчәнлекләрен башлый.
– Күрше-тирә республикаларның башкалаларында элеккеге пионер лагерьларын сатып бетергәннәр. Хәзер алар нишләргә дә аптырый, – диде мэр Илсур Метшин кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. – Шөкер, без лагерьларны сатмадык. Кайсы бина-корылмалар дистә еллап ремонт күрмәгән иде. Хәлне уңай якка үзгәртүдәге теләктәшлеге өчен Татарстан Президентына рәхмәт! Балаларның җәйге лагерьларын төзекләндерү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Казанда да лагерьлар яңартыла.
Шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айдар Фәизов хәбәр иткәнчә, Казанда балалар ялы муниципаль карамактагы – 14 һәм предприятиеләр белән оешмаларның 10 лагерында оештырыла. Җәйге лагерьлар 29 871 баланы кабул итәчәк. Кырымга 300 үсмер егет һәм кыз бара.
– Биектау районындагы Березка бистәсендә «Молодежный» лагере үзгәртеп төзекләндерелә. Бу лагерь – Казанныкы. Биредә инженерлык челтәрләре тулысынча яңага алмаштырылды, беренче корпуска, ашханәгә, клубка капиталь ремонт тәмамланып килә. Киләсе елда икенче һәм өченче корпуслар яңартыла. Лагерь ел дәвамында эшләячәк һәм ул берьюлы 400 баланы кабул итү мөмкинлегенә ия, – диде Айдар Фәизов.
«Восток», «Спутник», «Березка», «Пионерия Татарстана», «Нармонка», «Заречье» һәм Гагарин исемендәге лагерьлар быелгы сезонны төзекләндерелгән торак корпуслары, ашханәләре белән каршылый. Гагарин исемендәге һәм «Заречье» лагерьларында өч яңа корпус төзелгән.
– «Заречье», «Ново-Юдино», «Спутник» һәм Гагарин исемендәге лагерьларга видеокамералар куелды. Җәй дәвамында башка учреждениеләр дә җиһазландырылачак. Видеокүзәтүгә фәкать тышкы территория һәм массакүләм чаралар үткәрү урыннары гына алына, – диде Айдар Фәизов. – Балаларга күп төрле мәдәни һәм спорт программалары әзерләнде. Предприятиеләр белән оешмаларның балалар җәйге лагерьлары программасы килештерелгән, эшчәнлекләре күзәтчелектә тотыла.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев әйткәнчә, балалар сәламәтләндерү лагерьларына табиблар һәм шәфкать туташлары билгеләнгән. Кышкы айларда 128 вожатый әзерләнгән, студентлар да вожатыйлар булып эшли.
Казан балаларының җәйге ялын оештыруга республика бюджетыннан 208 миллион сум күчерелгән. Лагерьда бер смена – 18 көн, юлламаның тулы бәясе 16 мең сум. Ата-аналар юлламаның уртача 30 процент өлешен генә түли, бу – 4 мең сум тирәсе. Башкаладагы социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдән 960 бала республикадагы җәйге лагерьларда түләүсез ял итәчәк.
Ата-аналар лагерьларга юллама буенча «Ял» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала (Октябрьнең 25 еллыгы урамы, 13/6, телефоны: 590-24-82). Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, шулай ук «Ял» үзәге сайтларында, «Открытая Казань» мәгълүмат чыганагында балаларның җәйге лагерьлары турында белешмәләр бирелгән.
Шамил Абдюшев фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар