16+

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча "кайнар линия" булдырылды

Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады.

Балалар, әти-әни һәм лагерь хезмәткәрләре ярдәм сорап 8 (800) 737-77-66 телефон номеры буенча шалтырата ала. "Кайнар линия" белән элемтәгә керү Россиянең һәр төбәге өчен дә бушлай оештырыла. Шулай ук Иҗтимагый палата сайтында сорауларны электрон формада да калдырып була. Гражданнарның мөрәҗәгате тәүлек буе кабул ителә. "Кайнар линия" операторлары сорауларны дүшәмбе - пәҗешәмбедә - 9:00-18:00, җомгада - 9:00-16:45 сәгатьләрдә кабул итеп алса, ял һәм бәйрәм көннәрендә электрон формадан файдаланырга була. "Кайнар линия" Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Генеральпрокуратурасы җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торачак. "Кайнар линия"не 1 сентябрьгә кадәр эшләтергә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading