Шәһри Казан

Балам-багалмам...

Бу ял көне иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкбез. Ходай биргәннәребез - балаларыбыз белән рәхәтләнеп уйнап, күңел ачып, туңдырма ашап йөриселәребез бар әле, Алла боерса. Тигез гаиләдәге, пар канатлы бәхетле балалар гадәттә шулай итә дә...

Реклама

Андый балалар өчен календарьдагы 1 июньне дә көтәсе түгел үзе - алар болай да бәхетле балачак илендә, әти-әнисенең иркә кочагында үсә торган «тәмнүшкә»ләр. Ә күпме бездә ятим-үскез нарасыйлар, әти-әниле була торып та, җәбер-золымнан башы чыкмаган, һәр көне яңа бер яшәүгә тиң булган балалар. Алар турында беләбез дә, кызганабыз да, ярдәм кулын да сузабыз кебек... Һәм кайвакыт җәмгыятьнең ул «авырткан җире» турында онытабыз да. Кабат шул үз мәшәкатең белән чабасың, көн үтәсе тизлектә айлар-еллар ашыга. Ә бит яклауга алар да мохтаҗ, һәр көнне, ә бәлки, сәгате-минуты беләндер дә...
Безнең заманда: «Хәзер бала үстерүнең ние бар - дефицит юк, суы агып тора, һәр кешедә машина», - дип фикер йөртүчеләргә каршы да төшәргә туры килә. Нәкъ менә хәзер инде ул бала үстерүе җиңел түгел. Көн-таң атса, ниндидер вәхши, маньяк, педофиллар барлыкка килеп торган заманда, мин мөстәкыйль бала үстерү яклы, дип күкрәк кагып, урамга ялгызын чыгарып җибәреп кара! Без үстек, алар да үсәр, дип утырып булмый - хәзер балалар теләсә нинди яшьтә яклауга-саклауга мохтаҗ. Бакчага йөрүче кечтекиме ул, мәктәпнең чыгарылыш сыйныфына якынлашучы үсмерме - күз карасы кебек карыйбыз... Һәм яратабыз! Иң тәмлесе, иң матуры, иң-иңе - элгәре балага. Үсендерү дә, кылтайту да түгел ул - болай да беркайда ышанычы, таянычы булмаган җәмгыятьтә яшәүче бала хет ата-анасы тарафыннан наз-иркәне күңеле булганчы татырга тиеш. Мин шул фикердә. Кайдандыр укыдым да шикелле: бәхетле балачак безне бары тик бәхетле киләчәккә генә илтә ала. Шуңа да һәр бала кечкенә чагында могҗизага ышанырга, ышаныч-таяну ноктасын, читләрдән түгел, үз гаиләсеннән эзләргә, эчтә-үзәктә: «Ә минем әтием бар, ә мин әниемә барып сыена алам», - дигән кыңгырау зыңларга тиеш. Бала вакытыннан ук әнә шундый ышыкта-иркәдә үскән бала начар юлга бармыйдыр да - мәхәббәт, иркә-назның начарга этәрмәвенә ничек ышанмыйсың ди?!.
Бәйрәм белән сезне, кадерле балаларыбыз! Бәйрәм белән, ата-ана булу бәхетен татыган, яшәү мәгънәсен бала-багалмасында күрүче кадерле әти-әниләребез! Бу - безнең уртак бәйрәм, уртак максат булсын - һәр бала яклансын да, бәхетле дә була күрсен иде!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: