Кичә Казанда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның III республика «Балкыш» фестиваленең беренче зона этабы үтте.
Катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Фестивальне үткәрү идеясе истәлекле вакыйга - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле. Иҗат - җыр, бию, шигырьләр аша, катнашучылар әлеге чорның рухын, миллионлаган кешеләрнең кайгы һәм борчуларын җиткерәләр. Фестиваль елдан-ел киңәя, катнашучылар саны да арта бара», - дип билгеләп үтте Парламент Рәисе. - «Балкыш» киләчәк буынга матди булмаган кыйммәтләрне - безнең күпмилләтле халкыбызның традицияләрен һәм мәдәниятен җиткерүдә зур миссия уйный».
Быел «Балкыш» фестивалендә 5,5 меңнән артык кеше катнаша. Фестиваль 7 зона этабыннан тора. Аның беренчесе Казанда үтте. Алга таба зона турлары Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Чаллы һәм Алексеевск районнарында узачак. Гала-концерт исә 2 октябрьгә планлаштырылган.
Комментарийлар