16+

Балтач кызы Нурсинә Галиева Татарстанның “Энҗе бөртеге” бәйгесендә җиңүче булды

Кичә Казанда инвалид-хатын-кызлар арасындагы "Татарстан энҗесе" республика конкурсының финалы үтте. Бәйгенең йомгаклау тантанасында 12 хатын-кыз үз сәләтен күрсәтте.

Балтач кызы Нурсинә Галиева Татарстанның “Энҗе бөртеге” бәйгесендә җиңүче булды

Кичә Казанда инвалид-хатын-кызлар арасындагы "Татарстан энҗесе" республика конкурсының финалы үтте. Бәйгенең йомгаклау тантанасында 12 хатын-кыз үз сәләтен күрсәтте.

Бу гүзәл затларга җитмеш төрле һөнәр дә аз. Аллар тегә тә, чигә дә, телләр дә өйрәнә...16-19 декабрь көннәрендә конкурсантлар өчен "Волга" яшьләр үзәгендә мастер-класслар, мәдәни программа оештырылды, репетицияләр үткәрелде.

Финалда исә хатын-кызлар матурлык конкурсындагы кебек презентация, иҗади номер, кичке күлмәкләрдә дефиле күрсәтте.

Быелгыконкурскамахсус кунак булып Ксения Безуглова чакырылганиде. Ксения - җәмәгатьэшлеклесе, инвалид коляскаларындагыкызларарасында "Дөнья миссы-2013" титулы иясе, Мәскәү мэры каршындагыяшьләр советы әгъзасы, Мәскәүсәламәтлексаклау министры каршындагы координация советы әгъзасы, Мәскәүнеңмәдәният министры каршындагы совет әгъзасы - әлегебәйгенеалып барды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Татарстан энҗесе"исеменә Балтачрайонының Смәел авылы кызы Нурсинә Галиева ия булды. Хәзер ул бер ел дәвамында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең илчесе булачак.
Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, бу хатын-кызларда ихтияр көче, тормышка мәхәббәт, яшисе килү теләге көчле. Ә мондый кешедә рухи, иҗади мөмкинлекләр чиксез ул...

Фото: matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading