16+

Бар да Бөтендөнья татар конгрессына омтыла

6 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен башлап җибәрә. Ул 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бар да Бөтендөнья татар конгрессына омтыла

6 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен башлап җибәрә. Ул 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быелгы корылтай Конгресс оешуның 20 еллыгына туры китерелеп оештырыла. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда барлыгы 800 делегат катнашырга тиеш. Шул исәптән Россиянең 61 төбәгеннән 423 делегат, 218е - чит илдә яшәүче милләттәшләребез. Татарстаннан 150 кешенең катнашуы көтелә, шулай ук 300дән артык кунак һәм 120 журналист та катнашачак. Болар турында «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булган очрашуда хәбәр иттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Закиров корылтайның программасы белән таныштырып китте. Шулай итеп, 6 декабрьдә, ягъни корылтайның беренче көнендә катнашучылар өчен шәһәр буенча экскурсия оештырылачак, ә кич белән алар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Р.Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектаклен карый алачак. Икенче көнне исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында сәгать 10нан корылтайның пленар утырышы ачылачак. Соңыннан исә делегатлар секцияләргә таралачак.
8 декабрьдә «Корстон» комплексында пленар утырыш дәвам итәчәк. Монда «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе»н кабул итү, конгрессның җитәкчелеген сайлау һ.б. уздырылачак. Шулай ук рәсми рәвештә «Татар иле» дип аталган Бөтендөнья татар социаль челтәренең тәкъдир ителүе дә ниятләнелә. Сәгать 17.00дә исә корылтайда катнашучылар Казанның Боз сараенда зур концерт карый алачак. Ә 9 декабрьдә делегатлар республикабызның Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Саба кебек районнарына барып, милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән танышачак.
Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин: «Бездә Конгресста катнашырга теләк белдерүчеләр шундый күп, хәтта кайсын сайлап алырга белмибез. Бөтен кеше корылтайга омтыла. Болар гади генә кешеләр түгел, ә чын-чынлап милләт дип янып-көеп йөрүчеләр. Шунысы сөендерә: алар арасында күпчелекне урта яшьтәге кешеләр алып тора», - диде. Аның сүзләренә Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов та кушылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading