Шәһри Казан

Бар халык чаңгыга басты

Олысын-кечесен чаңгыга бастыра бит бу спорт бәйрәме. Инде ничә ел рәттән шушы хәл. Чаңгы шууларны күптән оныткан өлкәннәрне дә, чаңгыга яңа басарга өйрәнеп маташучы бала-чаганы да ярышка җилкендереп, ел да килеп җитә бу көн... Казанда 10 февраль көнне, ягъни узган якшәмбедә үткән «Лыжня России-2013» чарасы турында әйтүем. Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән...

Реклама

Олысын-кечесен чаңгыга бастыра бит бу спорт бәйрәме. Инде ничә ел рәттән шушы хәл. Чаңгы шууларны күптән оныткан өлкәннәрне дә, чаңгыга яңа басарга өйрәнеп маташучы бала-чаганы да ярышка җилкендереп, ел да килеп җитә бу көн... Казанда 10 февраль көнне, ягъни узган якшәмбедә үткән «Лыжня России-2013» чарасы турында әйтүем. Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән спорт бәйрәменә Казан халкы беркайчан да битараф булмады. Ачылыш тантанасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов әйткәнчә, 20 мең казанлы инде 31 нче тапкыр чаңгыга басты. Ә Татарстан буенча алганда сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән кешеләр 200 мең тирәсе икән. Төп ярышлар Урман арты бистәсендәге «Солнечный» лагеренда үтте. Галәмәт зур машиналар кую урыны, кайнар ризык сату урыннары, биобәдрәфләр дисеңме... Берничә сүз белән генә әйткәндә, кышкы Сабан туе инде! Җан-фәрман чабучы чаңгычыларга көч биреп торучылар исә дәртле музыкага сикерә. Казанда чаңгыда йөгерешләр шулай ук Горький паркында, Казан ипподромы биләмәсендә һәм Казансу елгасы култыгындагы мәйданда да узды.
Әлмәтлеләр сәламәт яшәү рәвешенә казанлыларга караганда ныграк игътибар итәләр булса кирәк. Анда чаңгыга басучылар саны 24 меңгә җиткән. Бу елдагы кебек, киләсе елда да әлеге чарада гаиләләре белән катнашучылар күбрәк булса, аларны куып җитеп, узып та китәр әле казанлылар!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: