16+

Барысына бер билет

Самолет вакытында килеп төшмәү аркасында поездга соңга калучылар тиздән азаер, мөгаен. Россия Федерациясе транспорт министрлыгы бөтен төр транспортларга да яраклы бердәй билет кертергә тәкъдим итә.

Барысына бер билет

Самолет вакытында килеп төшмәү аркасында поездга соңга калучылар тиздән азаер, мөгаен. Россия Федерациясе транспорт министрлыгы бөтен төр транспортларга да яраклы бердәй билет кертергә тәкъдим итә.

Кешенең кулында шундый билет булганда, кайгырырга сәбәп калмаячак. Пассажир ташучылар бөтен маршрут буенча үз вазифаларына бик җаваплы карарга тиешле. Транспорт министрлыгында аңлатып китүләренчә, бердәй билет алган пассажир өчен җаваплылык, закон проекты нигезендә, пассажир ташучыларның соңгысына төшә. Әлеге төр билет авиация, тимер юл, автомобиль, диңгез һәм елга транспортларына утырганда да бердәй көчкә ия булачак. Моны хакимиятнең кешеләрнең тормышларын гадиләштерергә, вакытларын янга калдырырга теләве дип аңларга кирәктер. Бердәй билетны, юлга чыгарга теләк сүрелгән очракта, закон нигезендә кире кайтару да уңайлы булачак. Пассажирның шулай ук юлның яртысына җиткәч кире борылып кайтканда да үтелмәгән юл бәясе кире кайтарыла. Мондый билетның бәясе арзан булмаячагын да белеп тору кирәк.
Әмма моның бездә була торган әйбер икәнлегенә ышануы гына кыенрак. «Аэрофлот» һәм «Россия тимер юллары» ААҖ 2007 елда ук кешеләрне катнаш ташырга ниятләүләре турында беркетмә имзалаганнар иде. Максаты - пассажирга поездга һәм самолетка үтәли бер билет кына алу мөмкинлеге бирә тоган системага нигез салу булган проект эшләп кенә китмәде.
InfraNews аналитик агентлыгы җитәкчесе Алексей Безбородов, Россиядә кешеләрне Европа үрнәгендәге интермодаль ташуларны оештыру бик авыр булачак, дигән фикердә. Европада исә теләсә кайсы аралыкка берьюлы берничә төр транспортка бердәй билет алуның бер кыенлыгы да юк. Безбородов фикеренчә, аны бездә хәтта Россия тимер юллары кысаларында гына да эшләп булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading