Шәһри Казан

Башкала сыерчыкларны оялы итмәкче

Казанда «Сыерчыклар килде» дигән табигатьне саклау акциясе оештырыла. Быел ул өченче тапкыр узачак.

Реклама

«Максидом» гипермаркеты, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты үткәрә торган акциянең элеккегеләрендә меңнән артык укучы һәм аларның укытучылары, әти-әниләре, якыннары катнашып, берничә йөз кош оясы, җимлек ясалган. Акциядә катнашырга теләүчеләргә 11 апрельгә кадәр www.maxi-konkurs.ru сайтына кереп теркәлергә кирәк. Конкурста 6 яшьтән зуррак балалар катнаша ала, аларга эш кораллары җыелмасы бүләк ителә һәм алар шулар белән сыерчык оялары, җимлекләр ясарга тиеш була.
Балалар ясаган барлык оялар, җимлекләр конкурста бәяләнә, әйтик, былтыр җиңүчеләр 12 номинациядә сайланган. Конкурсның быелгысы 13 апрель көнне сәгать 10да яки Горький исемендәге яисә Урицкий исемендәге паркта була, кайсында һәм тәгаен кайсы төшендә җыелырга кирәклеген югарыда күрсәтелгән сайтка кереп белеп була, чөнки әлегә шәһәр хакимияте аның урынын билгеләмәгән.
Акция кысаларындагы әлеге чара бәйрәм төсмере алачак, анда конкурслар, викториналар тәкъдим ителә. Хезмәтләре җиңеп чыккан укучыларга исә аудиосистемалар, фотоаппаратлар, HD-плейерлар бүләк ителә. Кошлар яшәрлек булып чыккан оялар исә парклар һәм табигый тыюлыклардагы агачларга элеп куела. Кош оялары, җимлекләр исә матурлыгы, үзенчәлеге һәм яраклылыгы ягыннан карап бәяләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: