16+

Башкалада 9 майга метроның тагын өч станциясе ачылачак

Казан метрополитенының гамәлдәге 7 станциясеннән көн саен 90 мең кеше файдалана.

Башкалада 9 майга метроның тагын өч станциясе ачылачак

Казан метрополитенының гамәлдәге 7 станциясеннән көн саен 90 мең кеше файдалана.

Универсиадага әзерлек кысаларында, метроның беренче линиясендә тагын 3 станция төзелеше бара. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесенең җитәкчесе Марат Рәхимов сөйләгәнчә, «Авиатөзелеш» («Авиастроительная») станциясе инде тулысынча әзер диярлек.
«Төньяк вокзал» («Северный вокзал») станциясендә эчке монтажлау һәм бизәү эшләре үткәрелә. Биредә 3 керү-чыгу юлы булачак. Җәяүлеләр өчен җир асты кичүенең берсе Воровский урамындагы «Казан-2» тимер юл вокзалына (терминалга) чыгу мөмкинлеге бирәчәк.
«Яшьлек» («Юность») станциясендә әлегә эш колачы шактый зур. Диварлар гранит белән тышланган, платформа идәненә таш түшәлә. Ләкин җилләткеч корылмалар урнаштыруда графиктан калышу күзәтелә. Марат Рәхимов станциянең «Яшьлек» исеме хәзергә шартлы атама гына булуын искәртеп, исем мәсьәләсен тизрәк раслауны үтенде. Соңгы 6 айда метрополитенның көнчыгыш тарафындагы «Имәнлек» («Дубравная») станциясенә таба тоннель казылмаган.
Мэр Илсур Метшин: «Метрополитенның яңа станцияләрен 9 майга ачу бурычы йөкләнде. Кайчандыр метрода 20 мең кеше йөрүенә дә сөенә идек. Тагын 3 станция сафка баскач, әлеге сан көненә 200 меңгә җитәчәк дип фаразлана. 2018 елга кадәр метро юлы Гаврилов - Чистай урамнары киселешендәге футбол стадионына тоташачак, Көнчыгыш тарафтан метро Азино микрорайоннарын колачлап узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов метрополитенның икенче чираты төзелешен федераль югарылыкта хәл итүгә зур тырышлык куя», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading