16+

Башкалада хәрәкәтне «акыллы» светофорлар көйли

Казанда җәй айларына кадәр 41 урам-юл чаты адаптив светофорлар белән җиһазландырылачак.

Башкалада хәрәкәтне «акыллы» светофорлар көйли

Казанда җәй айларына кадәр 41 урам-юл чаты адаптив светофорлар белән җиһазландырылачак.

«Юл хәрәкәтен автоматлаштырылган тәртиптә ида­рә итү» муниципаль учреждениесе директоры Ринат Кә­лимуллин сөйләгәнчә, Казанда адаптив светофорларның беренче буыны 1985 ел­да кулланыла башлады. 2010 елдан башкала урамнары чатларына Италиядә SWARCO концернында җитештерелүче OMNIA системасындагы тагын да камильрәк адаптив светофорлар куярга керешелде. Әлеге светофорлар, транспорт ташкынына карап, хәрә­кәтне үзлегеннән көйләргә сәләт­ле. Мәсәлән, кайсы да булса бер яктан автомобильләр күпләп килә икән, яшел ут та шул як өчен озаграк янып тора. Светофор­лар­га җәмә­гать транспортына өстенлек бирүче прибор көйләнелгән.
Казанның К.Маркс һәм Горький урамнарына куелган «акыллы» светофорлар үз­ләрен уңай яктан таныткан. Шәһәр үзәгенә таба үткәрү­чәнлек - 21, ә транспорт чаралары тизлеге 18 процентка арткан. Халыкара статистикага караганда, адаптив светофорлар бөкеләрне киметә, атмосфера һавасының 20 процентка чистаруына, «пик сәгатьләрендә» юлдагы вакытның 25 процентка кыскаруына китерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading