16+

Башкаланың суы эчәргә яраклы

Башкалада 2010 елдан соң гына да 50 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар яңага алмаштырылды.

Башкаланың суы эчәргә яраклы

Башкалада 2010 елдан соң гына да 50 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар яңага алмаштырылды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Алмас Имамов чыгышында әйтелгәнчә, күрелгән чаралар су составының яхшыруына китергән. «Водоканал» лабораториясе тикшерүләре раслаганча, эчәр суның санитар-химик күрсәткечендә стандартларга туры килмәүче күләм узган ел 6,1 процентны тәшкил иткән. 2010 елда ул 10,1 процент булган.
«Казан халкы иминлек таләпләренә җавап бирүче су белән тәэмин ителә. Су елына 3-4,5 мең мәртәбә тикшереп торыла», - дип белдерде Алмас Имамов.
Узган ел башкаладагы һава 16,1 мең тапкыр тикшерелгән, 502 очракта гына һавада зарарлы матдәләр тупланмасының тиешле нормалардан артып китүе беленгән. Быелның 8 аенда 337,9 тонна азык-төлеккә «сыйфатсыз» тамгасы сугылып, сатуга чыгарттырылмаган. Республикада быел терлекләрдә һәм җәнлекләрдә котыру авыруының 211 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 2,5 мәртәбәгә күбрәк. Казанда узган ел шундый 4 очрак теркәлгән булса, быелның июль-август айларында төлкеләрдә котыру авыруының 2 очрагы күзәтелгән. Мондый хәл Совет районындагы Чебакса һәм Идел буе районының Старое Победилово авылларында булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading