16+

Башкортстанда Татарстан автобусы коточкыч юл һәлакәтенә очраган: үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

Башкортстанның Архангельск районында кичә кич Татарстан автобусы юл һәлакәтенә очраган.

Башкортстанда Татарстан автобусы коточкыч юл һәлакәтенә очраган: үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

Башкортстанның Архангельск районында кичә кич Татарстан автобусы юл һәлакәтенә очраган.

Анда алты кеше һәлак булган һәм җидесе зыян күргән. Автобуста 39 пассажир булган, аларны 21е хастаханәгә озатылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.

Башкортстан республикасының Архангельск районында кичә кич Татарстан автобусы ауган. Анда 39 пассажир булган. Авариядә аларның алтысы һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган.

"Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерен өзде. Зыян күрүчеләр бар, алар арасында балалар да бар. Аларга тизрәк терелүләрен телим! Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз!" - диелә аның кайгы уртаклашуында.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading