16+

Башлана! Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кампаниясендә 19 меңнән артык кеше катнаша

Башлана! Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кампаниясендә 19 меңнән артык кеше катнаша

26 майда Бердәм дәүләт имтиханы бирү кампаниясе башлана. Беренче имтиханны укучылар инглиз теленнән тапшырачаклар. Соңгы имтихан исә 1 июльгә билгеләнгән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, БДИ тапшыручыларның саны - 14 946 кеше. Моннан тыш, 35 196 IX сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшырачак. Сәламәтлеге белән проблемалар булган 341 бала имтиханны аерым шартларда (өйдә яки махсус әзерләнгән пунктларда) бирә алачак. Башкалардан аермалы буларак алар өчен имтихан вакыты тагын 1,5 сәгатькә озынайтыла.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кампаниясендә 19 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында бәйсез күзәтүчеләр, ашыгыч ярдәм һәм сак хезмәте дә бар. Быел да имтихан бирүчеләр, металл рамкалар аша узып, имтихан тапшыру кабинетларына керәчәк. Аларны онлайн рәвештә күзәтү өчен кабинетлар 100 процентка җиһазландырылган. Һәр кабинетта икешәр камера торачак. Быелгы имтиханнарның тагын бер яңалыгы - 9 сыйныфтан соң имтихан тапшыручыларны педагогия көллиятләрендә белем алучылар күзәтәчәк. Имтихан кампаниясен уздыру республика Мәгариф һәм фән министрлыгына 60 миллион сумга төшә. Монда он-лайн, офф-лайн режимдагы видеокүзәтүләр, тәрҗемәчеләр, башка хезмәткәрләр эше, җиһазлар, "Сетевая компания" жәмгыяте чыгымнары гына керә әле. Имтиханны оештыруда катнаша торган башка оешмалар да шактый.
- Әгәр бала имтиханга соңга калып килә икән, без аны имтихан тапшыру кабинетына кертәбез. Ләкин имтихан бирү вакыты аның өчен озынайтылмый, - дип белдерде Гөлнара Габдрахманова.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 14 фәннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра алачак. Шуларның икесе - рус теле һәм математика мәҗбүри, калган фәннәрне исә чыгарылыш сыйныф укучысы үзе сайлап ала. Шунысы да мәгълүм, укучы үзе күпме теләсә, шул кадәр имтихан тапшырырга хокуклы. Ләкин аттестат алу өчен дүрттән дә кимрәк имтихан бирергә ярамый.
- Узган еллардагы кебек үк, иң популяр имтиханнар исемлегендә - җәмгыять белеме, физика, биология һәм химия фәннәре, - ди мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. - Бердәм дәүләт имтиханы безнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен хәзер гадәти сынау. Әлеге имтихан тирәсендә бернинди дә ыгы-зыгы булырга тиеш түгел. Ул инде 8 еллап үткәрелә. Имтихан бирүнең барлык нечкәлекләре ел дәвамында укучыларга да, укытучылар һәм әти-әниләргә дә җиткерелә.
Аның сүзләренчә, соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәсеннән канәгать булмыйча, апелляция бирүчеләр саны кими.
- Апелляция, имтиханның нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, ике көн эчендә бирелергә мөмкин, - диде министр урынбасары.
Быел Татарстанда БДИ тапшырырга теләүчеләр арасында 40 яшьлек кеше дә бар. Имтиханны ул берничә фәннән һәм югары уку йортына керү максаты белән бирергә теләк белдергән.
Айгөл Хәйруллина, "Болгар" радиосы алып баручысы:
- Улым Булат быел мәктәпне тәмамлый. Берәм дәүләт имтиханнарына әзерлек сентябрдә үк башланды. Репетиторлар ялламадык, үз көчебезгә ышанабыз. Имтихан алдыннан була торган дулкынлану бар, әлбәттә. Барысын да яхшы гына бирер дип ышанам.
Габдулла Җиһаншин, чыгарылыш сыйныф укучысы:
- Узган елның языннан алып бер ел буе өстәмә уку курсларына йөрдем. Рус теле белән математикадан белемнәремне ныгыттым. Имтиханнар алдыннан металл рамкалар аша уздыруыннан, камералар күзәтеп торуыннан курыкмыйм. Мин аларны шулай булырга тиеш дип кенә кабул итәм, игътибар итмәскә тырышам.
Нурзия Хәсәнова, математика укытучысы:
- Хәзер балалар БДИны үз иттеләр инде. Математика фәнен дә төп һәм профиль юнәлешенә бүлеп җиңеләйттеләр. Бөтен кеше дә математик булып бетә алмый бит инде. Кайвакыт, авылда БДИга сайрак әзерлиләр дип кырын сүзләр ишетергә туры килә авыл укытучысына. Бу алай түгел. Шәһәрдә балаларның төрле репетиторларга йөрергә, югары уку йорты каршында уздырылган дәресләрдә белем алу мөмкинлеге бар. Ә авыл җирлегендә барысы да укытучы җилкәсенә генә төшеп кала. Күпме булдыра ала, күпме көченнән килә укыту балаларны шуның кадәр әзерләргә тырыша. Минем эшләү тәҗрибәмдә бер генә БДИ тапшыра алмаган, начар билге алган укучы булмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading