16+

Байыйбызмы, черибезме? Хатын – муллык чыганагы?

Дөньяда иң кыйммәтле әйбер – кеше гомере. Өлкән Президентыбыз да менә нәкъ шулай икәнне исбатлады! 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, гаиләдә ике бала туган очракта, ана капиталы 616 617 сумга җитәчәк, ди!

Дөньяда иң кыйммәтле әйбер – кеше гомере. Өлкән Президентыбыз да менә нәкъ шулай икәнне исбатлады! 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, гаиләдә ике бала туган очракта, ана капиталы 616 617 сумга җитәчәк, ди!

466 617 сум – монысы беренче балага, 150 мең – монысы икенче балага һәм болар барысы да – бер анага...
Ә хәзер аталар өчен лайфхак!

Мөселман егетенә дүрт хатынга өйләнергә була, шулаймы?
Дүрт хатын... Һәрберсеннән 2шәр бала. Бу – «616 617 сумны 4кә тапкырлау» дигән сүз.
Шәйлисезме?..
Димәк, татар егетләренә бик кыска вакыт аралыгында
2 466 468 сум акча эшләп алу мөмкинлеге бар!
Рәхмәт әйтмәсәгез дә була.

Кызыктан – «сызык»ка

Ә хәзер, кызыктан узып, хәерчелек чигендә яшәүчеләр турында алты-унбиш сүз.

Бөтендөнья тикшеренүләр банкы хәбәр итүенчә, Татарстанда хәерчелек «сызыгы» астында гомер кичерүче гаиләләрнең 95 процентында балигъ булмаган балалар яши. Шуларның 16 проценты – биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр... Өчтән бере исә – 25-44 яшь аралыгындагы хезмәткә яраклы кешеләр. Шунысы да игътибарга лаек, хәерчеләрнең нибары 11 проценты – эшсезләр, нибарысы 16 проценты – квалификациясе булмаган иптәшләр, урта белеме булмаганнар нибары 18 процентны тәшкил итә.

Димәк, дөрес аңласам, бездәге ярлылар пенсиядән пенсия­гә тамак саклаучы карт-коры да түгел, ә, типсә тимер өзәрлек, 80-85 процент очракта урта һәм югары белеме булган япь-яшь кешеләр! Дәүләтебез исә шушы яшь кешеләргә бала табып баю мөмкинлегеннән башка чара тәкъдим итә алмыймы икән?..

Минус 20 мең кеше

Узган атнада кече башкалабызда Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында министрыбыз Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстанда хәерчелекне бетерү чараларына 635,5 млн сум акча сарыф ителәчәк. Шушы акча ярдәмендә, план буенча, 20 мең татарстанлыны хәерчелек тырнагыннан йолып алмакчылар. Бу исә кеше башына елына – 31 775, ә аена 2648 сум акча каралган дигән сүз. Чагыштыру өчен, узган ел  якынча шушы ук чаралар ярдәмендә 632 кешене эшле иткәннәр, 895 кешедән үзмәшгуль ясаганнар, 29 кешегә көчләп алимент түләткәннәр һәм 17 кешене алкоголизмнан, дәвалап, азат иткәннәр.
«Бүтән эчмим», – дип расписка яздырганнардыр инде, шәт...

Якты чырай күрсәтсәң...

Татарстан Президентының 2019 елгы карары нигезендәге чаралар шактый сизелерлек. Әйтик, быел биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә 30 мең сумга кадәр пособиеләр таратылачак. Татарстанда мондый 627 гаиләдә 4,5 мең (!) бала тәрбияләнә.
Шулай ук, яшәү минимумыннан аста килеш, өч баладан узган гаиләләрне балалар бакчасы өчен түләүдән бөтенләй азат итәчәкләр.
Моның өстенә, өч яшькә кадәр баласы булган аз керемле һәр гаиләгә республика казнасыннан дару алу максатларына 10 мең сумлык махсус сертификат биреләчәк.
Ә гомумгаилә кереме 60,5 мең сумнан артмаган очракта, өч яше тулмаган һәр балага 9 400 сум пособие тиячәк, ди.
Өлешегезгә тигән көмешне алырга әзерләндегезме?
Алай булса, алга, собес ишекләрен штурмларга!
Белешмә җыеп, аз керемле икәнеңне башта исбатлыйсыгыз бар бит әле...

Уңышлар, сабырлык һәм барлык өметләрегезнең чынга ашуын теләп, сезнең Әмир Исламов.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading