Акча түләп бала табу бушлай табудан аерыла инде. Табибларның сиңа карата мөнәсәбәте дә башка. Шартлар да башкача кебек. Акча барыбер зур роль уйный, – дип искә ала үзенең йөклелек чорын Гүзәл Брагина.
Түләүле клиникада* йөклелекне алып бару – 50 000 сум
Казанда дәүләт хастаханәсендә* килешү (договор) буенча бәби алып кайту – 29500 сум
Анестезия – 8000 сум
Бала ашату өчен махсус бюстгальтер – 500-2000 сум
Бала тапкан вакытта һәм аннан соң киелә торган оеклар – 3000 сум
Эч төшмәсен өчен бандаж — 3000 сум
* Сүз аерым клиникалар турында бара.
Бәяләр төрле җирдә төрлечә булырга мөмкин.
– Кайберәүләр кебек, балага уза алмыйча интекмәдем. Шулай да йөклелек чорында авырлыклар булмасын, бала төшмәсен дип, балага узганчы ук дәвалана башладым. Түбән Камадан Казанга шәхси клиникага йөрдем. Ул вакытта дәваланырга 7000 сум акча китте. Хәзер 10000 сум тора дип беләм. Йөклелек чорының беренче аенда ук эчем авырта башлады. Шунда Түбән Каманың хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта учетка басмаган идем әле. 12 атнага кадәр, гомумән, учетка бастырмыйлар. Мин дә теркәлмичә генә күзәтү астында булдым. Дәвалану, ирем белән икебезгә анализлар тапшыру бушлай иде. Барлык йөклелек чорында өч тапкыр УЗИ ясыйлар. Мин ике УЗИны – бушка, соңгысын түләүле үткәрдем. Кайбер кызлар түләүле генә УЗИ сайлый. 33 атнадан соң карынымда малай йөртүемне белдем. 38 атнадан соң хатын-кызлар консультациясендә бушлай бала табу хокукын бирүче «Бала тудыру сертификаты» тапшырдылар, – дип искә ала Ләйсән Мөхәмәтҗанова. – Кемдер табибка алдан акча «төртеп» куя. Мин алай эшләмәдем, бала тапкач та «рәхмәтләмәдем». Бушка да бик яхшы карадылар, зарланырлык түгел. Баланы «кесарев кисеме» белән таптым. Бер тиен акча бирмәсәм дә, косметик җөй ясадылар.
Йөклелек чорында да көндәлек киемнәремне кидем. Бары тик 1000 сумга чалбар сатып алдым. Шуңа да киемнәргә акча китмәде. Даруларга, хәтта витаминнарга да туздырмадым. Хатын-кызлар консультациясендә «Витрум» витаминын бушлай бирделәр. Даруханәләрдә ул 1000 сум тирәсе тора. Тугач та балага кирәк булачак вак-төяк алу 1500 сумга төште.
Йөклелек чорында ике хата ясадым. Беренчедән, табиблар бушлай ана булырга әзерли торган курсларга йөрергә киңәш иткәннәр иде, мин никтер йөрмәдем. Бала тапканда, үкендем. Икенче хатам – интернет яратуым. Эчем каты авыртканнан балам төшәр дип курыктым. Мәгълүмат эзләргә дип интернетта казына башладым. Шунда «белгечләр» яралгыны аналык җиңсәсенә ябыштырып куя торган дару киңәш итте. Мин шул кадәр нык тырышканмын ки, хәтта бала табар вакыт җиткәч, аналык җиңсәсе ачылмады (раскрытие булмады). Баланы үзем таба алмагач, «кесарев кисеме» ясатырга туры килде. Кызларга киңәшем шул: интернетта азрак утырыгыз, күбрәк табибларны тыңлагыз!
Балага узар алдыннан дәвалану – 7000 сум
Бала табу – 0 сум
Анага киемнәр – 1000 сум
Балага беренче кирәк-ярак – 1500 сум
«Кайда бала табасын һәр хатын-кыз үзе сайлый»
Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 3нче хатын-кыз консультациясе табибы акушер-гинеколог Любовь Гаврилова, кайда һәм ничә сумга бала табасын һәр хатын-кыз үзе сайлый, ди.
– Коммерцияле клиникаларны хатын-кызлар, гадәттә, уңайлы булганнары өчен сайлый. Әйтик, түләүле клиника өй кырыенда гына ди, ә бушлай хатын-кызлар консультациясенә бару өчен ике-өч тукталыш үтәргә кирәк. Түләүле табиб ягымлырак та булырга мөмкин. Бездә монда көненә 100ләгән авырлы хатын килә, ә алар көненә ике-өч хатын-кызны карарга мөмкин. Бала тудырудагы 38 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – комерцияле хезмәт белән муниципаль хезмәт арасында бернинди аерма юк. Без барлык хатын-кызларны да Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 572нче приказы буенча бала таптырабыз. Бәлки кем өчендер һәрвакыт табиб белән элемтәдә тору, бала тапкан вакытта бүлмәңдә телевизор карау, ирең янәшәңдә булу кебек вак-төякләр мөһим роль уйныйдыр. Ләкин дәвалау алымнары, бала таптыру тегендә дә, монда да бер үк тәртиптә бара. Хәтта дәүләт учреждениеләре күбрәк хезмәт күрсәтә әле. Әйтик, аларда хатын-кызлар өчен курслар, психологик әзерлек булмаска мөмкин. Хәзер дәүләт хастаханәләрендә дә түләүле хезмәтләр бар. Без дә булачак аналар теләгенә колак салырга тырышабыз, – ди Любовь Гаврилова.
Табиб якын киләчәктә бәби алып кайтырга теләүче ир белән хатынга йөккә узганчы өч-дүрт ай алдан анализлар тапшырырга куша.
– Гинеколог хатын-кызны караганнан соң нинди анализлар бирергә кирәк икәнен үзе әйтә. Гадәттә, инфекцияләр булу-булмауга тикшерәбез, кан, сидек анализы бирдертәбез, калкансыман бизне тикшерәбез. өч-дүрт ай – хатын-кызда берәр авыру тапкан очракта, аны дәвалау өчен кирәк булган вакыт. Ир-ат исә шундый ук анализларны үзе теркәлгән сырхауханәдә тапшыра, – ди Любовь Гаврилова.
Табиб сүзләренчә, парлар сау-сәламәт булганда, хатын алты ай дәвамында йөккә узарга тиеш. Инде бер ел эчендә йөккә уза алмый икән, өстәмә анализлар тапшырырга кушалар, тирәнтен тикшерә башлыйлар.
Комментарийлар